КҮПЕРЕНҮ ф. 1) Дымнан, җылыдан һ.б.ш. күренешләрдән кабару, кабарынкы хәлгә килү. Тәрәзәдән яз җылысы белән күперенгән дымлы җир исе, тал бәпчекләренең төчкелт исе бәреп тора иде. Г.Бәширов 2) Күбеккә әйләнеп күтәрелү. Күперенгән дулкын 3) Кабару, күперү (чәч, мамык һ.б.ш. тур.). Әйтерсең урман өстенә бриллиант тузаны яуган, бөтен җир --- утта яна: мамыктай күперенеп, тәңкәләнеп каткан кар өстеннән кояш нурлары кире чәчриләр – һич туры карап булырлык түгел. И.Юзеев 4) Төкләрен, йоннарын, каурыйларын күпертү (кошлар яки хайваннар тур.). Күркә күперенгән 5) Тазару, симерү. --- икенче бер малай урамга тачка ясап чыккан, --- аркылы тактасына үзенең ике-өч яшьлек ыштансыз энесен, аш ашап, сөт эчеп күперенгән корсаклы, юеш борынлы малайны да утырткан ---. М.Мәһдиев 6) күч. сөйл. Ачулану, усаллану. Ирләр шул арада, калай әтәчләр кебек күперенеп, кызып-кызып бәхәсләшергә тотындылар. К.Тимбикова Күперенә бару Торган саен ныграк күперенү. Олаучым, үлем алдындагы кеше кебек, сулышын еш-еш ала һәм, бәлане миннән күрергә теләгәндәй, минуттан минутка миңа сүзсез генә күперенә барган кебек иде. Ф.Хөсни Күперенә башлау Күперенергә тотыну. [Фәрхи карчык:] Күперенә башласаң, бер дә юкка каз куыгы шикелле күперенәсең дә китәсең. Ш.Камал Күперенә төшү Бераз, беркадәр күперенү; тагын да ныграк күперенү Күперенеп китү Кинәт күперү Күперенеп тору Күпергән хәлдә булу. [Атның ялын], башкалар кебек, бөтенләй бетертмәдем: бер чирек кадәрлерәк калдырып, үзеннән-үзе күперенеп тора торган иттем, төзәттердем. Г.Ибраһимов. [Хәят] үз-үзләреннән күперенеп тора торган --- чәчләрен тараганда, Лиза дача хәлләрен сөйли торды. Ф.Әмирхан |