КҮПЕРЕНКЕ с. 1) Күпереп торган, кабарынкы, кабарып торган. [Кояшның] зәңгәрсу ак нурлары якты тасмалар булып күккә сузылган, һавада тын гына тирбәлеп йоклап ятучы күперенке ак болыт канатларын алтынга манган иде. Г.Мөхәммәтшин. Төнлә кар явып узган, күрәсең, күперенке көртләр өстенә кер кунып өлгермәгән әле. М.Маликова // Кабарып торган, куе (чәч, йон, мамык һ.б.ш. тур.). Беренче тапкыр больница тәрәзәсеннән хәлсез генә кул болгап, күперенке мыек астыннан елмайган көненнән башлап, кайтырына ышанып көттем. М.Галиев. Калын иреннәр, зәңгәрсу зур күзләр, күперенке чәчләр, болай сөйкемле генә үзе. С.Шәрипов. --- карсак төлке йомраннан азрак зуррак, --- аның күперенке коерыгы бар иде. М.Хәбибуллин 2) күч. Нәзакәтле дип саналган яки төче сүзләр белән чуарланган; купшы (сөйләм һ.б.ш. тур.). Аннары күперенке сүзләр белән маташырга теләк тә юк иде. А.Шамов. [Шагыйрьнең] сүзләре дә шигырьләре сыман хиссез, күперенке иде. X.Сарьян |