КҮПЕР и. 1) Елга, чокыр, тимер юл һ.б.ш. аша үтеп йөрү өчен, шулар өстеннән салынган корылма. Авыл читендәге күпергә килеп кергәндә генә, татлы уйлар тозагыннан ычкынып, чынбарлыкка кайтып төште кыз. С.Шәмси. Әни көтүне күпергә кадәр озатыша төшә. М.Галиев. Аксуны икегә бүлеп аккан елга ярларын асылмалы күпер тоташтыра. Г.Әдһәм

2) Яр буенда пароходка, паромга керү, көймәләр туктау өчен ясалган корылма. [Пароходка] Керә торган күпердә ыгы-зыгы көчәйде. Ә.Моталлапов. Паром туктый торган күпердә, кулына кармак сабы тотып, Салих утыра. Г.Мөхәммәтшин

3) Су читендә кер чайкау өчен, такта яисә бүрәнәләрдән ясалган киң басма

4) Ремонт яки төзү эшләре алып бару өчен, бина стеналары тирәли такталардан ясалган мәйданчык (төзелеш басмасы). Ул буш вакытларда төзелеш басмаларының иң югары күперенә менәргә, шуннан торып тирә-юньгә карарга ярата. А.Шамов

5) тех. Автомашинада, тракторда һәм шундый машиналарда шассиның көчне дифференциалдан ике тәгәрмәчкә күчерү механизмы урнашкан өлеше. Арткы күпер корпусыннан майны корпус төбендәге магнит бөкеле тишектән агызып алалар. Тракторлар. Алгы күпер

6) спорт Җиңел атлетикада учларга (яки башка) таянып һәм үкчәләрне җиргә терәп, гәүдәне өскә дугаландырудан гыйбарәт гимнастик фигура

7) махс. Ясалма тешләрне казнага беркетә торган җайланма, планка

8) анат. Баш миенең озынча ми белән урта ми арасына урнашкан өлеше. Озынча мидән югарырак, аңардан ачык рәвештә аркылы буразна белән аерылган күпер ята. Анатомия

9) күч. Сөйләнелә яисә языла торган фикерләр арасындагы логик бәйләнеш, эзлекле күчеш

10) күч. Кешенең эчке кичерешләре белән тудырылган дөньясы. --- вакыт-вакыт, балдызының беркем башына килмәгән кыланышлары Гайфулланың хәтер күпере аша үтеп, йөрәген кысылып куярга мәҗбүр итә иде. Ф.Яруллин

Күпер башында күчәр башлары эләгешкән Ерак туганнарга яки бөтенләй ят кешеләргә карата әйтелә. Күпер башында тәртә очлары орынган к. күпер башында күчәр башлары эләгешкән. Күперләр җимерелү Мөнәсәбәтләр өзелү. Ләкин дөнья һичбер вакыт син теләгәнчә генә бармый. --- я сөйгәнеңнең кочагына атылам дигәндә генә, күперләр җимерелеп, билгесезлеккә ташланасың. Ф.Яруллин. Фәрдәнә белән синең арадагы күперләр җимерелде. Ә.Гаффар. Күперләр җимерү к. күперләр яндыру. Үткәнгә илтүче күперләрне җимереп ташлавына сөенә. Ф.Яруллин. Күперләр яндыру 1) Тәвәккәлләү, җитди карарга килү; 2) Артка чигенергә, фикерне үзгәртергә мөмкинлек калдырмау. [Зайцев] Артка чигенмәс өчен, әшәкелек юлындагы күперләрне яндыргандай булды. М.Насыйбуллин. [Дина:] Ә безнең чигенер өчен күперләр яндырылган. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә