КҮП- кис. диал. Кайбер сыйфатлар белән артыклык дәрәҗәсе ясый. Кәрим яклы булып ялган шаһитлык биргән иярченнәренең йөзләре күп-күмгәк булып, тораташ булып каттылар. Г.Камал. Аның ярасы күп-күмгәк булып беленеп торса да, хәзер караңгыда бернәрсә дә күренми иде. А.Шамов. [Чечекәй әби:] Ят, ял ит. Күп-күмгәк булып өшеп беткәнсең ич. Т.Таһиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә