КҮҢЕЛСЕЗЛЕК и. 1) Рухи төшенкелек, кәефсезлек. Ничек кенә авыр булмасын, Тәнзиләмне ничек кенә көчле сагынмыйм, беренче атналарда күңелсезлеккә бирелмәскә тырыштым. З.Вәли

2) Кайгы, сагыш, хәсрәт, моңсулык. Зәйнәп моны күргәч, җаны өзелә язып, күңелсезлек сәбәбен сорады. М.Гафури. Һаҗәр, Гариф сүзләрендә коточкыч күңелсезлек сизенеп, юан гына бер төп башына лыпылдап утырды. К.Тимбикова

3) Җанны борчый торган вакыйга; кешене авыр тәэсирләргә дучар итә торган вазгыять. Эштә күңелсезлекләр чыгып тора инде ул. Ф.Яруллин. Сөенеч белән хатны укый башлады, ләкин күңелсезлеккә килеп төртелде. Х.Камалов. Кәеф шәп булганда, зуррак күңелсезлек тә җиңел үтә. Ш.Галиев

4) Ямьсезлек, шыксызлык. Әнвәр беренче тапкыр бүлмәсенең күңелсезлеген күреп оялды, ләкин Лариса стенага түгел, ян яктагы иске диванга караган иде. М.Маликова. Тышта яктырып килә, ә аның тирә-ягында караңгылык, күңелсезлек хөкем сөрә. Җ.Тәрҗеман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә