КҮҢЕЛСЕЗЛӘНҮ ф. Кәеф китү; кайгыру, хәсрәтләнү; борчылу. Ямансу булса да күңелсезләнмәдек: күрәләтә үлемгә түгел, --- ә тыныч вакытның солдат хезмәтенә китәләр. Х.Сарьян. – Бар инде, – диде Мила. – Күңелсезләнмә. Мин гел сине уйлармын. А.Мифтахетдинов. Хәйретдин --- урманга чыгып киткән иртәне генә: – Күңелсезләнмә! Шундый чибәр кыз боегып утырырга тиеш түгел, – диде. Х.Сафина Күңелсезләнә бару Торган саен ныграк күңелсезләнү. Шулай да, каралырга вакыт якынлашкан саен, Гайшә күңелсезләнә барды. Г.Кашшаф. Әмма йөргән саен Тәнзиләнең күңелсезләнә баруы, ап-ачык беленеп торган таркаулыгы, урынлы-урынсыз биргән сораулары --- Шәмсеҗиһан белән Зөбәрҗәтне дә хәйранга калдырды. А.Гыйләҗев Күңелсезләнә башлау Күңелсезлек билгеләре барлыкка килү. Укулар бетеп, ял вакыты килгәч, күңелсезләнә башладым. М.Әмир Күңелсезләнә төшү Тагын да күбрәк күңелсезләнү. Соңгы елларда --- үз кабыгына кереп бикләнгән Фәрхетдин, Тәбрик белән сөйләшкәч, бигрәк тә күңелсезләнә төшкән, бөтенләй сөйләшмәс булган. Ә.Баян Күңелсезләнеп йөрү Күптәннән, шактый вакыт күңелсезләнү. Бу сөйләшүдән соң, ул гел диярлек күңелсезләнеп йөрде. Ә.Еники. Тик соңгы көннәрне генә, никтер, күңелсезләнеп, моңсуланып йөри Кәримә. С.Шәмси Күңелсезләнеп калу Нинди дә булса вакыйгадан соң кинәт күңелсезләнү. Күңелсезләнеп калган ир теләр-теләмәс кенә буйсынды аңа. К.Тимбикова. Өйгә кайтмаганына инде үкенә үк башлаган Рузалия, тәмам күңелсезләнеп, боегып калган иде. Х.Ибраһим. Аһ, юкка сорадым мин! Чулпан бөтенләй күңелсезләнеп калды, миңа аркасы белән борылып, --- янында бөтерелгән парларны күзәтә башлады. Х.Ширмән Күңелсезләнеп китү Ниндидер сәбәп аркасында кинәттән күңелсезләнү. Петрович, күңелсезләнеп китеп ---: – Революция язмышы хәл ителгән бу көннәрдә безнең җиңүне теләгән бер генә кеше дә авырырга тиеш түгел! – диде. В.Нуруллин. Һич кенә сөйләшергә форсат юк дип уйлап, Саимә бөтенләй күңелсезләнеп китте. Г.Галиева. Это верно, дип пичәт чәпәп куя торган иде ул һәм, ни өчендер, үзе дә күңелсезләнеп китә иде... М.Шаһимәрдәнов Күңелсезләнеп тору Шушы арада күңелсез булу. Күңелсез?! Әйттегез сүз, Габделлатыйф абзый... Күңелсезләнеп торырга вакыты булмаячак аның. С.Шәмси Күңелсезләнеп кую Кинәт күңелсезләнү. --- соңгы атнада Чулпан мәктәптән чыккач та, кемнедер эзләгәндәй, уңга-сулга карап ала, кирәкле кешесен тапмагач, күңелсезләнеп куйгандай була ---. Х.Ширмән Күңелсезләнеп утыру Шактый вакыт дәвамында күңелсезләнү. «Күңелсезләнеп утырырга ирек бирмиләр монда», – дип, үзләренчә тынычландыргандай да иттеләр коллегаларым. Шәһри Казан |