КҮҢЕЛСЕЗЛӘНДЕРҮ ф. Кәефне җибәрү, борчуга салу, хәсрәтне көчәйтү. Ә бүген, киресенчә, аның чырае гадәттәгедән караңгы, сукыр лампа сөреме аның йөзенә төшеп, чыраен тагын да күңелсезләндерә ---. Ә.Баян. Иң яхшы укучыларыннан аерылу [укытучыны] беразга күңелсезләндерде. А.Әхмәт

Күңелсезләндерә бару Торган саен ныграк күңелсезләндерү

Күңелсезләндерә төшү Бераз, беркадәр күңелсезләндерү

Күңелсезләндереп тору Даими, һәрвакыт күңелсезләндерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә