КҮҢЕЛСЕЗ с. 1. 1) Кәефсез, борчулы, сагышлы (кеше тур.). [Шәмсия:] Улым, Марат, син нигәдер күңелсез, әллә берәр җирең авыртамы? Т.Гыйззәт. Иреннәре агарган, күз төпләре уелган, ә үзе [Зөһрә ханым] күңелсез, боек иде. Ә.Еники 2) Борчылуга сәбәп булган, кәефсезлеккә китергән. Хантимер дә бүтән күңелсез әңгәмәне ялгамады ---. Н.Гыйматдинова. Шулай уйлап, Касыйм ага йокларга ятты һәм, күп тә үтми, карчыгы белән булган күңелсез сөйләшүне онытты. Р.Кәрами. Татлы хыял дәрьясына чумып киткән Атабаев алдына һич көтелмәстән бу ямьсез хатынның килеп чыгуы аны яңадан күңелсез, ямьсез бер хәлгә төшерде. Г.Иделле 3) Борчулы, хәвефле, сагышлы; шатлыксыз. Председательнең күңелсез уйларын бүлеп, ак телефон зыңгылдады. М.Маликова. Иң беренче булып күңелсез хәбәр белән Зөлфирә килде ---. Р.Хәбибуллина. Миндә гел күңелсез хәлләр генә, бала. Н.Гыйматдинова. Берсеннән-берсе күңелсезрәк, моңсурак көннәр белән тагын бер атна вакыт узды. З.Биишева 4) Ямьсез, күңелгә ятышсыз. Нинди шыксыз, күңелсез җирләр, дисең. Г.Кашшаф. Миңа ул бөтенләй ошамый. Ниндидер күңелсез кеше. Тигез гомер итегез! 2. рәв. мәгъ. 1) Кайгылы рәвештә, борчылып. Күңелсез үткән балалык дәвере аны рухи түбәнләтмәде. Г.Ибраһимов. – Җә, җә, – диде хат ташучы, күңелсез генә. Н.Гыйматдинова. – М-да, мин сезне нәкъ шул хакта искәртергә теләгән идем, – диде комбат, күңелсез генә. С.Шәрипов 2) Ямансу, моңсу, нәрсәдер җитмәгән кебек. Синсез миңа бик күңелсез булыр инде... Г.Кашшаф. Бушап калган зур бинада ялгыз көн уздыру нинди күңелсез булыр иде. Ә.Еники. Безгә бит ирләрнең яратуларын раслап торуы кирәк. Шунсыз күңелсез. Ф.Яруллин 3. и. мәгъ. Кәефсез, борчулы, нәрсәдәндер риза булмаган кеше. Менә шул Чалы кошы Кәмран бәйнең кулын кабул кылмаган. Нишлисең бит, күңелсезгә күлмәк кигертеп булмый... Р.-Н.Гүнтәкин |