КҮҢЕЛЛЕЛЕК и. 1) Ямьлелек, җанга рәхәтлек. Әллә нигә бер килгән бәйрәмнәрдә генә я Финляндиягә барып, я Кронштадт кебек җирләргә пароходта йөреп килеп, җәйнең матурлыгы, яшь тормышның ачык һавада күңеллелеген күреп --- кайттылар. Г.Исхакый. Аннары алар Әмирләр группасы белән бергә Яңа ел каршыладылар. Әй, ул чактагы күңеллелек! Р.Ишморатова 2) Рух күтәренкелеге, яхшы кәеф; шатлык. Лариса магнитофон кабызды, бүлмәгә тагын да ямь, күңеллелек өстәп, музыка уйнады... М.Вәли. Гадәттә яңгыр яуганда була торган күңеллелек юкка чыкты, бу юлы ул газапка әйләнде. Г.Иделле 3) сөйл. Рәхәтлек, ямь. Бик күп уйный, наян ул; Күңеллелек, көлкеләр таба әллә каян ул. Г.Тукай. Курайлы елга буенда җиләк-җимеш җыю да печән өсте белән бер вакыткарак туры килә. Бусы инде – үзе бер күңеллелек. Г.Галиев 4) Кайбер кушма сыйфатлар составында килеп, кешенең эчке дөньясы, характеры үзенчәлеген белдерә. Кайбер кешеләрдәге тар күңеллелек саесканнардан килә икән. М.Мәһдиев. Тәүге очрашуда ук Хәятнең үтә дә ачык күңеллелеге һәм беркатлылыгы хәйран калдырды. Ф.Садриев. Рәхмәт инде киң күңеллелегегез өчен. Ф.Яруллин |