КҮҢЕЛЛЕЛӘНҮ ф. 1) Күңел ачылу, кәеф күтәрелү; шатлану. --- Мәрфуга абыстайның: «Исән кайттыңмы, карт? Сатулар яхшы булдымы?» – диюенә дә: «Аллага шөкер»,дип, күңеллеләнеп җавап бирде. Г.Исхакый. Соңгы елларда шул авылны, аның кешеләрен өзлексез уйлап, нечкә күңеллеләнеп, реаль тормыштан аерылды түгелме? Т.Таһиров. Кунаклар күңеллеләнгәннәр иде инде ---. Д.Гайнетдинова

2) Ямьләнү, матурлану, күңеллегә әйләнү. Бакчалар бик күңеллеләнде, кара карлыган котырып уңды, яфрагы да күренми шомлыкның, билләһи. А.Гыйләҗев

Күңеллеләнә бирү Бернәрсәгә карамастан күңеллеләнүне дәвам итү

Күңеллеләнә төшү Бераз, беркадәр күңеллеләнү

Күңеллеләнеп алу Берара күңеллеләнү

Күңеллеләнеп китү Нинди дә булса сәбәптән яки билгеле бер вакыттан соң күңеллеләнү. Ул моннан соң тагын да татлырак сүзләр килеп чыгуны өмет итеп, күңеллеләнеп китте. Г.Бәширов. – Бигрәк күңелсез яшисез. – Менә бит син кайткач күңеллеләнеп китте, – диде Гайфулла, балдызының ни теләвен аңлый башлап. Ф.Яруллин. Икесе дә әллә кайларда калган истәлекләрдән күңеллеләнеп китәләр. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә