КҮҢЕЛЛЕ I с. 1. 1) Шат рухлы, көр табигатьле. [Сәлимә:] Безнең әни бик күңелле карчык булып бара. Ф.Әмирхан. Алсу – күңелле кыз

2) Шат; кәефле. Кайчандыр үзенең беркатлы, күңелле табигате белән арткурага ямь биреп торучы --- бу акыллы кызны Нәсимә беренче күрүдән үк ошаткан иде. К.Нәҗми

3) Шатлыклы; кәефне күтәрә торган. Ял вакытларында алар үзләре эшләгән җирдән күпме бодай чыгарга тиешлеге --- турында күңелле әңгәмәгә кереп китә торганнар иде. Г.Бәширов. Күңелле күренеш

4) Яхшы тәэсир итә торган. Минһаҗ --- кайвакытта күңелле вакыйгалар сөйләп ташлый ---. М.Гафури. Күңелле истәлекләр калдыру

5) Кәеф күтәренкелеген чагылдырган, шатлыкны белдергән. --- Фатыйма апа әле моннан бер атна элек Миассарының: «...Тиздән сугыш бетә --- Алла боерса», – дип язган күңелле хатын алган иде. К.Тимбикова. Күңелле, мавыктыргыч хезмәтнең болай тиз тәмамлануына Гарифулла көрсенеп куйды. Э.Касыймов

6) Кайбер сыйфатлар янында килеп, «кешенең эчке дөньясы, характеры шундый» дигән мәгънәне белдерә. Рәнҗетелгән кеше киң күңелле була алмый. Ф.Яруллин. Июль кичендә шундый алгысак күңелле ике егет остаханәдә дуслары белән очрашып, сөйләшеп утырдылар. М.Маликова. Ни өчен табигать я булмаса Тәңре шушындый гаделсезлекне эшләгән соң? Пакь күңеллеләрне ак итеп, кара күңеллеләрне кара итеп булмый микәнни? Ф.Садриев

2. рәв. мәгъ. 1) Шатлык белән, яхшы кәеф белән, кәефләнеп. Дамирның уйларын бүлдереп, беләгендәге кызыл чүпрәккә ак белән «Дежурный ярдәмчесе» дип язылган повязкасын тартып куйды да, Силушкин күңелле генә эндәште ---. С.Шәрипов. Биктимер --- күңелле итеп, бөтен йөзен балкытып елмайды ---. З.Зәйнуллин. – Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән, яңа геометриягә таянып, әлбәттә хәл итәрбез, – дип, сүзне күңелле генә очлап куйды Хәлфин. Җ.Тәрҗеман

2) Яхшы, кызыклы; шәп. Кыз, Таһир эчемлек салган рюмканы иреннәренә чак кына тигезеп, вак-вак йотымнар белән эчте. Таһирга күңеллерәк булып китте. Н.Акмал. Самолёт моторы күңелле генә гүли башлады. М.Насыйбуллин. Берничә минуттан аланда, күңелле чытырдап һәм төтәсләп, учак яна иде. А.Тимергалин

3) Һәр тарафтан канәгать булып. Таң атып, агач башында төн үткәргән кошлар күңелле чөкердәшә башлагач кына, Закир үзенең Разиясын озатып куя. И.Гази

3. хәб. функ. 1) Шатлык, тулы канәгатьлек хисләре кичерү турында. Яшәү тәмле, яшәү күңелле. М.Җәлил. Урманда нинди күңелле!

2) Кызыклы, яхшы. Гыйшык – дөрләп күтәрелгән ялкын ул, аңа читтән карау гына күңелле. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә