КҮҢЕЛЛӘНҮ ф. сөйл. к. күңеллеләнү. Моңардан соң һәр икесе күңелләнеп, авыр сүзне дә җиңел генә кузгатып җибәрделәр. Х.Сарьян. Табын салмак кына күңелләнеп көч ала бара. З.Зәйнуллин

Күңелләнә бару Торган саен ныграк күңелләнү

Күңелләнә бирү Бернәрсәгә карамастан күңелләнүне дәвам итү

Күңелләнә төшү Бераз, беркадәр күңелләнү

Күңелләнеп алу Бер ара күңелләнү, кыска гына арага күңелләнү

Күңелләнеп китү Берәр этәргеч бирерлек вакыйгадан, билгеле бер вакыттан соң күңелләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә