КҮҢЕЛЕННӘН рәв. Эченнән, уеннан; уйда, аңда. Гайшә дәшмәде. Күңеленнән ул, әлбәттә, минем белән риза иде. Г.Кашшаф. Әни кеше сизмиме соң? Сизенә иде бугай ул Миңнулланың Зәйнәпне яратканын. Һәм моның шулай булуын күңеленнән хуплый да иде бугай. В.Нуруллин. Нәҗип дәшмәде, күңеленнән генә кемнәргә күпме бурычы булуын санап барды. А.Гыйләҗев |