КҮҢЕЛДӘН рәв. 1) Яттан, хәтердән. Ул Казан гимназиясендә укып чыккан шагыйрь Державинның шигырьләрен күңелдән сөйләде ---. Җ.Тәрҗеман. Һәммә сүзләрен күңелдән белеп бетте. Г.Ибраһимов. Уку гына түгел, кайберләрен күңелдән беләм инде, – дип, канатланып, мактанып куймасынмы малай. Р.Мөхәммәдиев

2) Язмыйча. Кушылучыларның урыннарын алыштыру, билгеле, күңелдән эшләнә. Арифметика. Күңелдән исәпләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә