КҮҢЕЛ и. 1) Кешенең эчке рухи дөньясы; аның хис-тойгылары, кичерешләре. Дамирны кызның күңелендә кузгалган хисләр өермәсе урап алгандай булды. Ф.Яруллин. Гаҗәп икән ул күңел дигән нәрсә: үзе менә шушы Рухиядән берәр хәбәр килмәсме дип, егерме ел буена туктаусыз көтеп, өметләнеп йөрде. В.Нуруллин. Беренчесендә ул – хатын һәм... ана да булачак бит әле. Ә икенчесендә ул бүгеннән – табиб. Бу ике дөньяны бер күңелгә сыйдыру мөмкин микән? М.Маликова 2) Аерым шәхескә хас рухи үзенчәлекләр. [Чжу картның] күңел кичерешләрен чагылдырып, --- яңаклары эчкә батып кергән саргылт йөзе тимгелләнеп кызара бара. А.Шамов. Җитәр, Өлфәт, әйдә, туктатыйк бу хактагы сүзне. Никтер күңелем ышанмый төсле минем сиңа. В.Нуруллин. – Алла бәхетеңне бирсен, Әсма! Күңелең тыныч булсын, шатлыгың зур булсын! – Гыйззәт шул сүзләрдән соң кунаклар янына әйләнеп керде. Х.Сафина 3) Кичерешләр, хис-тойгылар чыганагы. --- композиторлар әле генә күңелләреннән кайнап чыккан көйләрен Дамирларның пианиноларында чирттерә. Ф.Яруллин. Профессор күңелендә ихтыярсыздан кузгалган көнләшү хисен тыярга тырышты ---. М.Маликова. Я аны башка берәү эләктерәчәк, я аның күңелендә бөреләнә башлаган хисләр, ачылып җитмичә, мәңгегә йомылачак. Р.Кәрами 4) Сиземләү сәләте, интуиция. [Варламовның] күңеле сизенде: Карповичның яраннары, куштаннары, сүз куешкандай, дәррәү каршы. С.Шәрипов. Миңзаһитның күңеле сизенә, монда нәрсә дә булса бар: бу [Рашат] я эчә, я хатын-кызга туздыра акчасын ---. Ф.Садриев. Әмма бу янгынга бер Гөлчирә генә гаепле булмавын ул күңеле белән тоя иде. Х.Сафина 5) Фикер, уй; аң. Кулымда каләм, ә күңелем әллә кайларда. Җ.Тәрҗеман. Аннары бераз тын утыргач, үз күңелендәген әйтеп салды: – Әсманы әйтәм, булышыр микән миңа? Х.Сафина. «Әллә хатын сизенде микән?» – дигән шик йөгереп үтте Гайфулланың күңеленнән. Ф.Яруллин. Күңелдә буылып торган үпкә сүзләрен иреккә чыгарасы, --- елый-елый аңа барысын да сөйлисе килә. Р.Вәлиев 6) Зиһен, хәтер. Сезнең исемегезне күңелебездә Шушы көнгә чаклы сакладык. М.Гафури. Инде карт кешенең биргән киңәшләрен Өстән генә укып үтмәгез, Күңелегезгә алып бикләгез! Һ.Такташ 7) Кәеф, рух. Нәкъ шушы көн Һидият бик төшенке күңел белән кайтты. Ш.Камал. Малайлар шешәдәге затлы эчемлекне уртлап-уртлап киткәлиләр. Һәрберсенең күңеле көр. Ф.Яруллин. Бүген укытучының күңеле аеруча күтәренке: Мәскәүдә өченче дәреслеге басылып чыккан, бер нөсхәсе аңа килеп тә җитте. М.Маликова 8) Мәхәббәт, сөю, ярату хисе. Назыйм тәүфикълы, инсафлы, сабыр. Күңеле гел синдә, Гөлфия кызым. Р.Айзатуллин. Мин дә менә ялгыз башым. Сугышта чакта сизелми иде, ә хәзер җан түзми. Күңелем гел синдә. Х.Сафина. Тик күзе анда булса да, күңеле башкада иде. Инешләр Иделгә кушыла ◊ Күңел авыраю Авыр уй-хисләр барлыкка килү. Мин бу чагыштырулар белән асла килешмәсәм дә, әңгәмә азагында күңелем авырайды. А.Гыйләҗев. Күңел агачы к. күңел күге. --- бу егетнең күңел агачына мәхәббәт дигән кош кунган икән!.. А.Гыйләҗев. Күңел азу Бозык уй-фикерләр, хисләр туу. [Габдулла:] Аларның үкертеп йөргәннәрен күреп күңеле азгандыр. М.Фәйзи. Күңел азыгы Күңелне күтәрү, юату өчен кирәк булган нәрсә, чара; рухи азык. [М.Горький әсәрендә] капитализм шартларында --- эшчегә аз гына күңел азыгы булырлык нәрсәләрнең дә җитәрлек булмавы бик матур итеп, оста гәүдәләндерелеп күрсәтелгән. Г.Нигъмәти. Күңел ак булу Уй-хисләр, теләкләр саф булу. [Акын:] Күңелең ак булса, йөрәгеңдә илгә мәхәббәт кипмәсә, син, телсез булсаң да, бүген кайгы җырын көйләрсең. Г.Ибраһимов. Күңел аклыгы Эчкерсезлек, самимилек. Ул гөлләрнең яфракчыгын дәфтәрем арасында сакласам, сезнең күңел аклыгыгызны исә ядкәр итеп йөрәгемдә саклармын. Р.-Н.Гүнтәкин. Күңел актарылу Уй-фикерләр чуалу, буталу; борчу-хәсрәт туу. – Әсманы үзеннән сорамый гына сиңа ярәштеләр. Ә аның сине күрәсе дә килми. – Шул минутта Низамның күңеле актарылып ташлангандай булды. Х.Сафина. Күңел алгысу диал. к. күңел ашкыну. Күңеле алгысып, күз төбе дымланган Сәвилә әрем өзеп капты. Н.Гыйматдинова. Шул өметем дә өзелгәннән соң, сезнең авылдан бөтенләй китеп барырга карар кылгач, күңелем алгысып, хискә бирелеп киткәнмен икән – аннан гына дөнья җимерелмәгәндер бит. В.Нуруллин. Ничек тә җебеп төшмәскә, тешләрен кысып тынычланырга теләсә дә, эче поша, күңеле алгысый иде. З.Вәли. Күңел ату Берәр кешегә мәхәббәт төшү, аны ярата башлау; күз төшү. Ә менә кичләр буе янында бөтерелсәк тә, Зөфәр абыйның кемгәдер күңел атуын башыбызга да китереп карамаганбыз. Р.Мөхәммәдиев. Күңел ачкычы 1) Кешене нинди дә булса максатка юнәлдерү өчен берәр төрле юл, алым, ысул, чара. [Айсылу:] Ярышны кабындырып җибәрү өчен, колхозчының күңел ачкычын табарга кирәк. Г.Бәширов; 2) Күңел ачу чарасы, юлы. [Хафиз:] Күңел ачаргамыни? --- Фазыл, алай булса, чыгар әле күңел ачкычын [аракыны]. Р.Ишморат. Мәзәк – күңел ачкычы, табышмак – зиһен ачкычы. Мәкаль. Күңел ачлыгы Күңел ачарга, күңеллеләнергә мөмкинлек булмау. Хәят кызлык вакытын күңел ачлыгы белән үткәрде. Ф.Әмирхан. Күңел ачу Вакытны күңелле итеп үткәрү, хозурлану, юану. Акыл сатарга, кешене сүгәргә яраткан Мәлгунов --- тиргәгән кешесе белән соңыннан утырып күңел ачарга да бик маһир адәм иде. Х.Ибраһим. Күңел ачу уеннарын һәм концерт программасын төзүне Саматка тапшырдылар. Г.Галиева. Җыр-бию, күңел ачу таңга кадәр дәвам итте. Ф.Садриев. Күңел ачыклыгы Эчкерсез, яхшы мөгамәлә; эчкерсез мөнәсәбәт. Бабай өйләнде. Балаларга башта, бабайның күңел ачыклыгы тәэсире белән, бу эш хуш тоелды. Ш.Камал. Күңел ачылу Яхшы кәеф барлыкка килү, кәеф яхшыру. Бер-бер артлы маскалар керде, аларны күргәч, Зәнфирәнең күңеле кабат ачылып китте. Ф.Садриев. Күп тә уйлап тормый, ике тиенлек чия, өч тиенлек калач алып кердем дә арба өстенә кырын ятып ашап алдым. Күңел ачылып китте. М.Гафури. Әнкәй урын өстендә ята бит, Нурислам. «Күңелең ачылыр» дип чыгарып җибәргән булса да, ни йөрәккәем белән уенда йөрим? А.Әхмәтгалиева. Күңел аша уздыру к. күңелдән кичерү. Хәтер капчыгын селеккәләп, монда – бу заводка килеп кергән көннәрен исенә төшерергә тотынды, аннары тагын да ераккарак чигенеп, укыган елларын, Кукмарасын, әти-әнисен күңеле аша уздырды. Э.Касыймов. Күңел аша үткәрү к. күңелдән кичерү. Күңел ашкыну Нәрсәгә дә булса бик нык омтылу, нәрсәне дә булса бик нык теләү. Фәнни түгәрәкләргә йөрү, концертларда катнашу да аз тоела, күңел каядыр ашкына иде. М.Маликова. Әлбәттә, кыз һич икеләнмичә апаларында куна калган булыр иде, тик бүген аның күңеле нәрсәгәдер ашкынды. Ф.Яруллин. Чакрым араларны кыскартсаң иде лә! --- Нигә бу хәтле күңел ашкына икән? Н.Гыйматдинова. Күңел әрнү Чиктән тыш борчылу. Күңел баглау иск. к. күңел беркетү. Сәңа шөйлә күңел баглар, күздин чишмәләр чаглар. Г.Кандалый. Менә шунлыктан ул әлегә халыкка фаш ителмәгән могҗизалы китапларга соңгы вакытларда игътибар күзен салды, күңелен баглады. Ф.Яхин. Күңел байлыгы Кешегә хас уй-тойгылар, хисләр, эчке дөнья. Мин тагын Разияны якларга керешәм: аның әле бик яшь булуын, шуңа күрә чәчелүен, күңел байлыгын ваклап әрәм итүен --- сөйлим. И.Гази. Күңел бакчасы к. күңел дәрьясы. Элегрәк аның күңел бакчасы Илүзә өчен ачык иде. Ә хәзер гөлбакчаның капкалары ябылган, йозаклары бикләнгән. М.Маликова. Күңел бармау Теләмәү, теләк булмау, риза булмау. [Хәйретдин:] Ай, анасы, бер генә дә күңелем бармый бит бу эшкә. Ничек итеп үз балаңны үзең кара урманда адаштырып калдырырга кирәк?! А.Әхмәт. Күңел басылу Борчылулы халәттән арыну, бимазалы уй-хисләрнең юкка чыгуы; җан тынычлыгы урнашу. [Шәмсинең] аны барып тапмаенча күңеле басылмады. Г.Исхакый. Идәндәге сулар җыелып беткәндә, аның күңеле басылган, җанындагы давыл тынган иде. Ф.Яруллин. Әби никадәр тынычландырырга теләсә дә, минем күңел басылмады. Н.Хәсәнов. Күңел баю Кешенең эчке дөньясы, рухи халәте тулылану. --- Аның китүенә бер ай вакыт узды, дөньям үзгәрмәде, күңелем баемады. Р.Вәлиев. Күңел беркетү 1) Берәр төрле эш-хәрәкәт башкарырга ниятләү, берәр нәрсәне эшләргә булу; нинди дә булса бер карарга килү. Шул карарны биргәннән соң, китәргә күңел беркетеп, форсат көтә башладым. М.Гафури. Комсомолия, синең әгъзаң бит мин, Сиңа гына беркеткәнмен бөтен күңелемне. Ф.Кәрим. Бүген исә Бөтен дөньяда тынычлык саклау фондына дип җыйган унсигез мең сум акчасын илтеп тапшырырга дип күңел беркеткән иде. Ә.Баян; 2) к. күңел салу. Сафирә --- теге чакта күмер китереп киткән Галләм малае Таҗига күңелен беркетте. М.Шаһимәрдәнов. Күңел бер урында тормау к. күңел ашкыну. Авылга кайткач, күңел бер урында тормый. Барысын да тизрәк күреп чыгасы килә. Р.Мөхәммәдиев. Күңел биздергеч Биздерә торган, сөйкемсез; ямьсез, шыксыз. [Низамның] тырпаеп торган каты кызгылт чәче, болганчык төссез күзләре, итләч бите, аю сыман чайкалып авыр атлап йөрүләре күңел биздергеч булып тоелды. Х.Сафина. Күңел бизү Берәр нәрсәдән тую, суыну, бизү; нәрсәне булса дә яратмый башлау. Минем малайлар ел буена бер хат та язмыйлар. Тәмам күңелләре бизде ахрысы. Р.Вәлиев. Җаны ничек кенә әрнемәсен, күпме генә егеткә рәнҗеп, --- кешеләрдән күңеле бизеп йөрмәсен, барыбер яшәргә --- кирәк иде. С.Шәмси. Ни хикмәттер, Сафураның Мәһдидән күңеле бизмәде. Ш.Максудова. Күңел бикләрен чишү к. күңел капкасын ачу. Моң аның күңел бикләрен чишеп, ябык капкаларын ачып җибәрде дә саф җил, нур булып бәреп кергәндәй булды. М.Маликова. Күңел бирү Чын күңелдән тырышу, берәр эшне бик тырышып башкару. Хәернисага монда күңел биреп өйрәнәсе нәрсә бар. Г.Әпсәләмов. Уенга мавыккан балалары, аны күргәч, --- бер-берсен әләкләшергә тотынды, тик әни кешенең үзләренә күңел бирмәвенә үпкәләп, бик тиз кире борылдылар. Т.Әйди. Ул --- нык эчә, төрле купецлар, завод хуҗалары белән әшнәләшә, хезмәтен күңел биреп башкармый. Җ.Тәрҗеман. Күңел боегу к. күңел төшү (4 мәгъ.). Ә син тик торганда, дуамалланып, уракны биргәнсең дә чыгаргансың. Шуңа күңелем боегып китте. Г.Мөхәммәтшин. Бая гына очынган күңел кинәт кенә боеккан иде. Н.Гыйматдинова. Күңел бозлану Дәрт, рух сүнү, дөньядан бизү. Бер мәхәббәтнең газабын, михнәтен сизгән кеше, Бер сөеп арган вә җөмлә нәрсәдән бизгән кеше – Күңле бозланган кешедер. Г.Тукай. Күңел бозылу Кәеф китү, яхшы кәеф юкка чыгу; рух төшү, борчылу. Әллә якты җәй көннәре үтеп, караңгы көз көннәре якынлаганга күңелең бозылдымы? Г.Тукай. Күземә яшь килде, янымдагы --- балаларга: «Китсен, күңелем бозылды», – дидем. Г.Ибраһимов. Күңел болгану 1) Косасы килү. Менә хәзер диңгездә, иркенлектә, саф диңгез һавасын сулап яшәгәндә, көн саен диярлек баш әйләнүен, күңел болгануын сизәм. М.Юныс. Кич җитүгә аның башы авыртырга тотына, күңеле болгана, кан басымы күтәрелә ---. Ф.Садриев. Гөлчирәнең --- чигәләрен кысып башы сызлады, күңеле болганды. Х.Сафина; 2) Җирәнү хисе кичерү, чиркану. [Йосыф:] Абый урынында мин булсам, бу сүзеңнән әллә кайчан күңелем болгана башлаган булыр иде. Ф.Әмирхан. Күңел болгаткыч Җирәнгеч, чирканыч; күңел кайтара торган, начар тәэсир уята торган. «Мине кире кертерсез микән...» ише күңел болгаткыч сүзләрен балаларга да әйткән бит әле. Татарстан яшьләре. Күңел борлыгу диал. к. күңел борчылу. Нәҗип мунча мичен томалап, салкын-кайнар суларны әвеш-тәвеш китереп көйләп чыккач, күңеле борлыгып, инеш буйларын тагын бер урады. А.Гыйләҗев. Күңел борчылу Берәр нәрсә турында хәвефләнеп уйлану, борчылу. [Гариф Газизәгә:] Минем күңелем борчыла, мин сине бит чынлап яратам. Ш.Камал. Күңел булу 1) Канәгатьлек, канәгатьләнү хисе кичерү. – Күңелең булдымы инде? – диде Гайфулла, сынауны сынатмый үткәннән соң. Ф.Яруллин. Ветеран --- киленне мактый-мактый, рәхәтләнеп, күңеле булганчы тукланды. Х.Ибраһим. [Гөлчирә:] – Кулларың алтын, Нәфисә, синең! – диде. Кызның күңеле булды. Х.Сафина; 2) Кәеф күтәрелү, яхшы кәеф барлыкка килү. Заһир мактый-мактый кымыз эчте, казылыктан авыз итте. Ә инде бишбармак та килгәч, бөтенләй күңеле булды. Т.Таһиров. Җыр тәмамлангач та, күңелләре булып, һәммәсе дәррәү кул чабарга керештеләр. Р.Мөхәммәдиев. Тырыша торгач, ике тапкыр тидерде, шуңа чиксез күңеле булып, як-ягына каранып куйды. Х.Камалов. Күңел бушап калу к. күңел бушау. Күңелем бушап калды. Яңадан туган кебек булдым. Р.Вәлиев. Арсаң да, берәрсе авыр сүз әйтсә дә – бер җырлап җибәрсәң, бөтен күңелең бушап кала. Х.Сафина. Күңел бушанып калу к. күңел бушау. Дулкынланып, ашыгып сөйләде, гүя тормышын тиз-тиз сөйләп чыкса, үзенең дә күңеле бушанып калыр кебек иде. Р.-Н.Гүнтәкин. Күңел бушату Эчне пошырган, борчыган кайгы-сагышларны кемгәдер сөйләү, кем беләндер бүлешү. Аз гына кәефең булмадымы, монда кил. Сөйләшербез, күңел бушатырбыз. Р.Вәлиев. Кеше, күңелен бушатса, җиңеләеп кала, диләр. Ә.Еники. Шәрәфәнең --- иң көчле дип санаган бер ир-ат заты янына барып, күңелен бушатасы килә. К.Тимбикова. Күңел бушау Эч пошудан, борчылудан, кайгы-сагышлардан арыну. Гөлчирә өйгә соң гына кайтты. Күңеле бераз бушаган, бераз тынычланган иде. Х.Сафина. Сиңа хат язсам, бөтен кайгыларым тарала, күңелләрем бушый, рәхәт булып китә. Р.Кәрами. Күңел бушлыгы Һәрнәрсәгә битарафлык, омтылыш булмау; рухи торгынлык. Кышын мин әле һаман да язу өстәле янына утыра алмадым. Күңел бушлыгы сизелде. М.Мәһдиев. Күңел вәсвәсәгә бирелү Вәсвәсәләнү, коткыга бирелү. Синең белән булганда, дөрес, күңел вәсвәсәгә бирелми. Ф.Яруллин. Күңел газабы Борчылу, авыр рухи кичерешләр. [Харис:] Аптыраудан, исемә төшмәүгә гаҗәпләнүдән һәм туып килгән күңел газабыннан телем дә әйләнмәде. А.Шамов. Күңел газаплану Күңелдә тынычлык булмау, борчылу хисе кичерү. Күңеле газаплана башлый аның: «Нигә тидем шул чебен тимәс чер итәр малай актыгына?» И.Гази. Күңел гариплеге Күңел кителгән булу, рухи төшенкелек. Инде кабат ул туктаусыз газапланулардан, йөрәк януларыннан мине аерып алырдай, күңел гариплеген, мәхәббәтнең каерылган канатларын төзәтердәй кеше табылыр микән?! Р.Кәрами. Күңел гасабилану к. күңел газаплану. Ә шулай да кызның уйлары борчулы, күңеле гасабилана. Р.Кәрами. Күңелгә авыр алу Берәр хәбәрдән яки сүздән рәнҗү, аны бик авыр кабул итү. Чуар тавыкны тавык димәсәң, Җамал әбинең хәтере калып, бу сүзне улы Гата да күңеленә авыр алыр. А.Алиш. Эшегез болай барса, күңелегезгә авыр алмагыз, сезнең хәлләр шәптән түгел. Г.Бәширов. Күңелгә авыр булу Борчылырга, газапланырга туры килү. [Хәдичә:] Шул кеше озату кебек кыен нәрсә юк. Бигрәк күңелгә авыр була. М.Гафури. Күңелгә авыр тоелу Канәгатьсезлек туу, күңелне борчу; ошамау. [Хаҗи:] Тик әнә кәләпүш кимәгәнсең, энем. Әнә инде ул эшең күңелгә авыррак тоела шул. Ш.Камал. Күңелгә беркетү Истә, хәтердә калдыру. --- ул Гадилне бер генә минутка да исеннән чыгармый, --- эченнән гел аның белән киңәшеп-сөйләшеп йөри, аңа әйтермен дип, вак-төяккә кадәр күңеленә беркетеп куя иде. М.Маликова. --- мин, иреккә чыгу белән иң башта шул Косовны күрергә дип, күңелгә беркетеп куйдым. Ф.Галиев. --- Миңнулла, әгәр исән-имин кайта алсам, иң элек әти-әнине, аннары Зәйнәп-сылуны күреп сөйләшер идем дип, күңеленә беркетеп куйган иде. В.Нуруллин. Күңелгә вәсвәсә салу Шикләндерү, шөбһәләндерү, вәсвәсәләндерү; котырту. Бу учактагы ут сүнмәсен өчен, Иблис бар көченә тырыша: әле Зөһрәнең, әле Гайфулланың күңеленә вәсвәсә сала. Ф.Яруллин. Күңелгә дәва булу Нәрсәнең дә булса күңелсезлекне, бәхетсезлекне, борчу-хәсрәтне җиңеләйтүе, оныттыруы. Шәфыйкның сөюе күңелеңә дәва булсын, балам. Х.Сафина. Күңелгә дәрт өстәү Ашкындыру, илһамландыру, рухи куәт, көч өстәү. Ә мулла: – Кара, кара, Касыйм ничек бара. Валлаһи, Касыйм ота, – дип, икенче яктан Гыйззәт күңеленә дәрт өсти. Х.Сафина. Күңелгә җылы йөгерү к. күңелгә җылы керү. Матусов тикшерүченең үзгәрүен абайлап алды, күңеленә җылы йөгерде. М.Насыйбуллин. Төпчеген уйлагач, ана күңеленә җылы йөгерде. А.Гыйләҗев. Күңелгә җылы иңү к. күңелгә җылы керү. Хәзрәт сүзләреннәнме, әтисе мөлаем елмаеп куйды. Мирсәетнең күңеленә җылы иңде, димәк, җәза куркыныч булмаячак. Р.Мөхәммәдиев. Күңелгә җылы керү Шикләнү яки борчылу хисләре юкка чыгу; өмет уяну. Егетнең күңеленә җылы керде. Мәрхәбәнең җавабын: «Мин каршы түгел, үзең теләсәң ни эшлә», – дип аңлады. Г.Ибраһимов. Күңелгә җылылык салу Өметләндерү, шик-шөбһәләрне юкка чыгару. Шушы кагылып алу һәр икесенең күңеленә җылылык, йомшаклык салды. Ф.Яруллин. Күңелгә җылы нур иңү к. күңелгә җылы керү. Бер аймы, ай ярыммы узгач, бөдрә чәчле, үткен коңгырт күзле бу татар малаеннан күңелгә җылы нур иңгәне сизелә башлады. А.Гыйләҗев. Күңелгә кадалу Авыр тәэсир итү, рухи газап барлыкка китерү. --- Гөлнараның куркыныч тәҗрибәләрен Наилә үзенчә кабул итте, ышанып ук бетмәде, мәгәр бер уй, бер тойгы күңелгә очлы ук булып, китмәскә кадалды. А.Гыйләҗев. Күңелгә кара болыт сару Күңелсезләнү; кайгылы, сагышлы уйлар биләү. Әбисе белән сөйләшкәч, күңелгә кара болыт сарды. Н.Гыйматдинова. Күңелгә кәгъбә булу Яктылык бирү, үрнәк булу; яратылу, сөелү. [Шаһтимер:] Ил балалары күңеленә кәгъбә булган данлы кыз шундый хөрмәтсезлекләр күрәме? М.Фәйзи. Күңелгә кәгъбә итү Ярату, сөю; табыну. [Мавия:] Ул сине шунда тәү мәртәбә күрде. Һәм шул көннән алып күңеленә кәгъбә итте. М.Фәйзи. Күңелгә керү Игътибарны, зиһенне биләү. Шагыйранә җанлы ул сәер кызыкай --- мәңге онытылмаслык булып, Әнсарның күңеленә кереп калган... Х.Ибраһим. Күңелгә килү Искә төшү, хәтергә килү. Башта, нинди карарга килергә белмичә шикләнеп йөргән чакларында, Андреевның әйткәннәре теге яки бу рәвештә Мостафин күңеленә килгәләгән иде. Ә.Еники. Нинди дә булса авыр, чуалчык мәсьәләне чишә алмыйча ятса, шулчак йокы белән уяу арасында зиһене ашыгып-ашыгып эшкә тотына, --- җавап үзеннән-үзе күңелгә килә. А.Гыйләҗев. Коелып төшмәде Сәкинә, --- бер дә алай шаккатмыйча гына: – Күңелгә килгән нәрсә алга килми калмый шул, – диде дә кече якка кереп китте. В.Нуруллин. Күңелгә киртләп кую к. күңелгә беркетү. Хан кызны Хәзәр каганына тотыклыкка җибәрмәс өчен, тизрәк иргә бирү ягын караячак, шуңа күрә, соңрак бу турыда сүз кузгатырга кирәк булыр дип, би күңеленә киртләп куйды. Р.Зәйдулла. Күңелгә китерү Уйга китерү, уйлау, уйлап карау. Зөфәрнең уйчан карашындагы тирәнлек, җылылык үзенә тартты, күрәсең. Зөфәр бу турыда күңеленә дә китермәде, әлбәттә. Ә.Галиев. Менә минем гомерем узды, туным тузды инде, әмма мондый нотыкларны сөйләү түгел, аларны күңелемә дә китереп караганым юк. В.Астафьев. Күңелгә корт керү к. күңелдә шик (шөбһә, шом) туу. Гайфулланың күңеленә бер корт керсә, туктап кала торганнардан түгел. Ф.Яруллин. Зөлфәгә алдагы көннәре хакында алай хафаланырлык, кайгырырлык түгел иде. Шулай да кызның гомерендә беренче тапкыр күңеленә корт кергән --- иде. Э.Касыймов. Күңелгә коткы салу к. күңелгә вәсвәсә салу. Күңелгә курку керү Курку хисе барлыкка килү. Күңелгә күләгә төшерү Шикләндерү, шөбһәләндерү. Бәлкем, бу хакта бөтенләй дәшмәскәдер, изге вә тугры хезмәт иткән егет күңеленә күләгә төшереп, гөнаһка батуың бар. М.Хәбибуллин. Күңелгә курку төшү к. күңелгә курку керү. Җиңгидән бу сүзләрне ишеткәч, минем күңелгә курку төште. M.Гали. Күңелгә кырау төшү к. күңел сыну, күңел кырылу. Чәчәкле гомер таңында Дилбәр күңеленә кырау төшүнең нигә кирәге бар иде? Н.Хәсәнов. Күңелгә (сары) май булып яту Яхшы, күтәренке хис уяту, кәефне күтәрү. Бу хәбәр Гайфулланың күңеленә сары май булып ятты. Ф.Яруллин. Бүген, җанын кая куярга белмичә, поликлиникадагы ахирәте янына сугылган иде, ишеткән яңалыгы күңеленә сары май булып ятты ---. Г.Әдһәм. «Әфәнде» дигәнне ошатты булса кирәк, кечкенә гәүдәле кешеләрнең зур буласы, дәрәҗәле күренәсе килә бит. --- Сары май булып ятты күңеленә. Р.Мөхәммәдиев. Күңелгә (сары) май сылау Шатландыру, рухландыру, тынычландыру. Үтеп барышлый сугылган Зөлфирә дә күңелгә сары май сылады. Н.Гыйматдинова. Күңелгә (якты) нур булып иңү Өмет тудыру, ышаныч уяту. Сугыштан соңгы караңгы һәм фәкыйрь елларда аның җырлары әнә шулай халык күңеленә якты нур булып иңделәр ---. Р.Хәбибуллина. Күңелгә ошау 1) Уңай тәэсир калдыру. [Старшина:] Син полковник күңеленә ошап калгансың, ул үзенә сине ездовой итеп алмакчы була. Ә.Айдар; 2) Кемнең дә булса зәвыгына, уй-теләкләренә туры килү. Ресторанда меню актарып утырам: күңелемә ошардай аш эзлим. Т.Миңнуллин. Күңелгә (кереп) оялау к. күңелгә кереп утыру. «Ходайдан күркәм сабырлык һәм татулык сорагыз». Бу сүзләр Наиләнең күңеленә кереп оялады... А.Гыйләҗев. Күңеленә кереп оялаган ризасызлык тойгысын әнә шулай эш белән күмәргә теләде. Җ.Тәрҗеман. Миләүшә[нең] --- өмете акланмагач, юлда кайтканда күңеленә кереп оялаган шатлыгының бер почмагы кителеп төшкәндәй булды. Ф.Яруллин. Күңелгә рәхәтлек бирү Канәгатьлек хисе тудыру. Әбисенең мичтә пешергән алсу йөзле коймаклары, --- – бөтенесе Хәмзәне икенче бер мохиткә күчереп, күңеленә ниндидер рәхәтлек бирә иде. Ф.Яруллин. Күңелгә салу 1) Хәтергә алу, истә калдыру. Егет боларның барысын да күңеленә салып кайтып китә. Әкият. «Монда бер хикмәт бар», – дип күңелгә салып куйдым. Ф.Яруллин. Кайчандыр миңа әнием күп нәрсәләр аңлаткан иде дә бит, яшьлек белән күңелемә салмаганмын. З.Кадыйрова; 2) Искәртү, хәтергә сеңдерү. Шул вакыт, Ходай күңелемә салгандыр инде, баягы нәрсә йөрәгенә тимәдеме икән дип, авызына сөт салырга уйладым. Г.Ибраһимов. Күңелгә сеңдерү Истә калдыру, хәтердә калдыру. Кызлар кайбер егетләрнең дуамаллыгын түгел, Ватан хакына кылынган батырлыкны күңелләренә сеңдерергә тиешләр. Ш.Рәкыйпов. Киләчәк елларга чыкканда без артка борылып карыйбыз һәм шул чишмәләрне авыз итеп, челтерәүләрен күңелгә сеңдереп, алга китәбез. И.Юзеев. Музыка дәресендә барлык ата-аналар да укытучы әйткәнне язып баралар, Рәкыйбә карчык та --- барысын да күңеленә сеңдерә бара иде. М.Галиев. Күңелгә сеңү Онытылмаслык булып хәтердә, истә калу. --- ул --- үзе генә түгел, туып-үскән җире дә якты булып, ягымлы булып, чәчәкле булып күңелемә сеңеп калды... Ә.Еники. Зур көрәк сакаллы, дәү таза гәүдәле бер рус карты белән булган әнә шундый аңлашылмау күңеленә аеруча нык сеңеп калды Миңнулланың. В.Нуруллин. Миңсафның --- кайтып та, күңелләргә май булып сеңәрдәй җылы сүз катканы юк. Х.Сарьян. Күңелгә таракан керү Шикләнү, шомлану, шөбһәләнү. Өйләренә таралышып, һәр кеше үзенең уе белән икәү генә калгач, күңелләргә тагын таракан керде: төнлә белән авылга ут салмагайлары. И.Гази. Күңелгә таш булу к. күңелгә таш яту. Күңелгә таш булып төшү к. күңелгә таш яту. Күңелгә таш булып утыру к. күңелгә таш яту. Ә инде аның әйткәннәре күңелгә таш булып утырды. З.Вәли. Күңелгә таш яту Җанга авыр тәэсир итү. Сираҗи яныннан чыккач, аның ашыйсы да, эчәсе дә килмәде, күңеленә ниндидер авыр таш ятты. Ф.Садриев. Күңелгә тезү Хәтердә калдыру, истә калдыру. Фәридун Фазлыев үз кайгысына баткан булса да, Нәҗипнең һәр сүзен ишетте, сүзләрен уйга әйләндереп, күңеленә тезә барды. А.Гыйләҗев. Күңелгә тию Начар тәэсир калдыру, ошамау. «Теге малаең» дигән сүз Сәгыйрьнең күңеленә тиде. М.Галиев. Касыймның бу сүзләре Солтанның күңеленә тиде. Х.Сафина. Сезнең дә урыс сүзләре кыстырып сөйләшүегез күңелемә тия ---. Н.Гыйматдинова. Күңелгә тоз салу Бик нык кәефне җибәрү. Бүген менә икеләнеп калуы да шуңардан иде: тагын шулай төрпә каршыласа, яралы йөрәккә, нигезсез рәнҗетелгән күңелгә тагын тоз салса? Х.Сафина. Күңелгә төер утыру Рәнҗү, канәгатьсезлек хисе калу. Әмма очрашу минутлары кыска, бик тиз үтеп китәләр, --- саубуллашу вакыты килеп җитә, әйтергә дип әзерләнгән сүзләр күңелгә төер булып утырып кала иде. М.Маликова. Күңелгә (уй) төшү 1) Ниндидер уй-фикер туу. Фәйзәви дә борчылгач, егетләр, минем күңелгә дә уй төште әле... Х.Сарьян; 2) Хәтергә килү, искә төшү. Уралны үткәндә, күңелгә әллә нәрсәләр төшә. М.Гафури. Күңелгә уелу Хәтердә, истә калу. Башындагы күн картузы, пианино клавишларына охшаган тешләре һәм шүре балаклы кара чалбары гына күңелгә уелып калды. Шатлыклы кайгы. Күңелгә урнашу к. күңелгә керү. «Мокамай» безнең дә балачагыбыз булып, мәңгелеккә күңелгә урнашып калган икән... И.Юзеев. Күңелгә урын тапмау Борчылу, тынычсызлану. Көне буе күңелемә урын тапмый, бер эшкә кулым бармый аптырап йөрдем. Р.Габделхакова. Күңелгә утлы күмер булып төшү Нинди дә булса көчле хис, тәэсир калдыру. Зәйтүнә белә иде бит бу сүзләрне, күптән белә, ләкин нигә алар бүген болай тантаналы яңгыраганда күңелгә утлы күмер булыр төште соң әле? М.Маликова. Күңелгә ут салу 1) Борчу уяту, уйланырга мәҗбүр итү. Әмма безнең күңелгә дә ут салып өлгерде: Касыйм белән икебезгә, ике дә уйламастан, укытучы булырга киңәш итте. Х.Сарьян. Доктор аның күзләрен озак кына карагач, --- егетнең күңеленә ут салды: – Сиңа, егетем, Одессага барырга кирәк. Э.Касыймов; 2) Мәхәббәт хисе уяту, үзенә гашыйк итү. Хан кызы безнең улыбызның күңеленә ут салган булса? М.Хәбибуллин. Күңелгә утырту к. күңелгә беркетү. [Гыйлаҗи] баштан ук күңеленә утыртып куйды. Г.Ибраһимов. Күңелгә кереп утыру Мәхәббәтен яулау, оныта алмаслык булып истә калу, хәтергә уелу. Үзенең чая гомерен таудан ага торган шарлавык төсле тиз һәм шаулап уздырган бу йөрәкле егет минем күңелгә дә әнә шулай нык булып утырып калды. Ф.Хөсни. Бер очратты тукталышта, ике очратты, --- өченчесендә егетнең аңа төбәлгән тирән карашы кызыйның бөтен тынычлыгын алып, күңеленә кереп утырды. С.Шәмси. Күңелгә ут ягу к. күңелгә ут салу. Күңелгә үтеп керү Бик көчле тәэсир калдыру. Гайсә хәйләкәр иде, бу кешенең күңеленә үтеп кергәнлеген аңлады ---. Ф.Садриев. Чөнки андагы кешеләр язмышы күңелләргә үтеп керә: «тагы ни була, тагы ни була?» дип, мавыктырып-ияртеп алып китәләр. Х.Сарьян. [Рухия] Равилнең шулай дәртле итеп, бөтен кешенең күңеленә үтеп керерлек итеп уйнавына куанып, --- елмаеп кына утыра. В.Нуруллин. Гайшәнең баш очында биш почмаклы йолдыз уелган ак таш тора, язуы да күңелгә үтеп керерлек. А.Гыйләҗев. Күңелгә хуш килү к. күңелгә (сары) май булып яту. Миңсылуның күлмәге һәм туфлиләре өчен борчылуы Тимерҗанның күңеленә хуш килде. Ф.Яруллин. Латифа карчыкның ап-ак күлмәк киеп, --- ак яулык бөркәнеп керүе дә Сафураның күңеленә хуш килде. Ш.Максудова. Киелүен киелгән, ләкин йомшак аслы, кара күннән җиренә җиткереп тегелгән бу читек юньле генә иде әле, ул Сәгыйдулла күңеленә хуш килде. Х.Сафина. Күңелгә шик (шом, шөбһә) йөгерү к. күңелгә шик (шом, шөбһә) килү. Алты бала табып бу хәлне күрмәгән ана нишләргә белмәде, күңеленә шом йөгерде. Г.Галиева. Беркөнне Михаил Максимович кунаклары белән теге матур чәчәкләр үсеп утырган куентыкта басып тора иде. Аягөсте булуларын күргәч, күңелгә шом йөгерде. Ш.Рәкыйпов. Күңелгә шик (шом, шөбһә) керү к. күңелгә шик (шом, шөбһә) килү. Унбер булды, унике тулды – Вәли кайтмады. --- Тора-бара күңеленә шом керде. Г.Әпсәләмов. – Кайдан беләсең? – дип сорады ашыгып Җәвидә. Шунда ук күңеленә шик керде. Р.Айзатуллин. Фатыйха бер мәлгә каушап киткән иде дә, ләкин күңеленә кергән шомны тиз басып, үзе дә көтмәстән: – Җәләл, төя икмәгеңне, үзем илтәм! – диде. Х.Сафина. Күңелгә шик (шом, шөбһә) килү Шикләнү, хәвефләнү, куркып калу. Күңелгә шом килә: гүя, [дулкыннар] менә-менә тагы бер-ике тапкыр ыргып атылачаклар да дөньяны каплап китәчәкләр. Г.Ибраһимов. Күңелгә шик (шом, шөбһә) салу Куркыту, борчу. Тик менә бәреп яуган яңгыры һәм ерып уза алмаслык пычрагы күңелгә шик сала. З.Вәли. Гариплек күңелемә шом сала минем. Р.Вәлиев. Һәрвакыт сабыр Ләйләнең болай ярсуы Гайфулланың күңеленә шом салды. Ф.Яруллин. Күңелгә шик (шом, шөбһә) төшү к. күңелгә шик (шом, шөбһә) килү. Хатынының күңеленә шик төшә дә Сәлимовтан ирен таптыра башлый. Р.Вәлиев. Минем янга килгәләп йөрсәң, --- апамның күңеленә шик төшә башлар. Ф.Яруллин. Күңелгә эз салу Хатирә, истәлек калдыру. Әмма бер кич Һаҗәр күңеленә тирән уелып, һич онытылмас эз салып калдырды. К.Тимбикова. Күңелгә юаныч бирү к. күңелне юату. [Хатның] һәр юлыннан, һәр сүзеннән күңелгә юаныч бирә торган, шатлык урнаштыра торган мәгънә чыгардылар. А.Шамов. Күңелгә якын алу Нәрсәгә дә булса бик зур игътибар бирү, бик зур теләктәшлек күрсәтү; нинди дә булса хәлне бик тирән кичерү. Башкалар яшәячәк йортлар өчен, бүтәннәр таптаячак урамнар өчен --- янып-көеп йөрүе. Күңелгә артык якын алырга да кирәкмидер, бәлки? М.Маликова. Күңелгә якын Кадерле. Җылыга тилмергән бу дөньяга тиздән кояшлы көннәр киләчәген уйлый карчык, ул көннәр, бәлки, аның да җанын җылытыр, күңеленә якын авазлар ишетелер ---. С.Шәмси. Күңелгә якынаю Тагы да күбрәк ошату, якын итү. Такташ каләме аркылы бөтен татар дөньясына билгеле булган Сыркыды авылы, үзен күргәч, күңелгә тагын да якынайды. И.Юзеев. Күңелгә якын итү Ошату, үз итү, якын дип санау. Хәтта Рәмилә булып Рәмилә дә үзе кебек үк зур күзлекле, чандыр озын буйлы егетне күңеленә якын итте. Х.Ширмән. Кайвакыт күңелең якын иткән кешегә читтән генә сокланып карыйсың, аңа якынаясы --- килә. Ф.Яруллин. Күңелгә яра салу Рухи газап, борчу тудыру. Ул аны гафу итәргә дә, аның өчен гомерен бирергә дә әзер иде. Тик нишлисең, күңелгә салган яра тирән иде ---. Х.Сафина. Күңелгә ярау к. күңелгә яту. Андук Гыйлемдарның бу хатыны күңелемә ярады. Н.Гыйматдинова. Күңелгә ярып салу Төшендереп сөйләү, җентекләп аңлату. Әле җыелышта [Газизнең] сөйләгән сүзләрен ишетеп хәйран калып утырдым... Күңелгә ярып сала. М.Гафури. Күңелгә яту Ошау; уй-теләкләргә туры килү. Тик Нәфисә белән безнең анда көн саен барган гражданнар сугышы синең күңелеңә ятмас. Ф.Садриев. Я, әйтегезче, кыз кешенең күңеленә ятарлык, йөрәген талпындырырлык нәрсә генә ишеттем соң мин?.. Ә.Еники. Кешеләр күп нәрсәгә күнектеләр, җырның да моңлысы, фаҗигалесе ныграк күңелгә ятучан булып китте бит. М.Кәрим. Күңелгә ятымлы к. күңелгә ятышлы. Күңелгә ятышлы Җанга якын, ошый торган. Аннан соң --- борынгы исемнәрне искә төшерделәр, әмма күңелгә ятышлы, яңгыравыклы заманча татар исеме тел очына килмәде. Х.Ибраһим. Күңеленә ятышлы егетләрдән аерылып, япа-ялгыз каласы килмәгәннәнме, әллә ихлас күңелдән ярдәм итмәкче булыпмы, Головин ышандырырлык итеп ялгап китте. М.Насыйбуллин. Әнинең тавышы тыныч, күңелгә ятышлы. Ә.Гаффар. Күңел даруы 1) Берәр күңелсезлекне, бәхетсезлекне кичерергә яки онытырга ярдәм итә торган чара. Интектерде мине айлар буе Эчем пошуы, йөрәк януы. Кирәк иде миңа, тәннән бигрәк, Җан даруы, күңел даруы. М.Җәлил; 2) ирон. Аракы, спиртлы эчемлек. Гөлбикә --- бер шешә күңел даруын алъяпкычы астына яшереп урамга чыкты. Р.Ишморатова. Күңелдә бәйрәм булу Шатлык хисе барлыкка килү, шатлану, сөенү. Тимеринең күңелендә бәйрәм иде. Г.Бәширов. Күңелдә боз арттыру Җан газабын көчәйтү. Иртәгәләр туды, алар эзсез-өнсез, җылы язда күңелләрдәге бозны арттырып үтә тордылар. А.Гыйләҗев. Күңелдәген түгү Авыр уйларны, серләрне кем белән дә булса уртаклашу, бүлешү. Хатын --- сөйли дә сөйли. --- ире килгәнче, күңелендәген түгеп калырга ашыга сыман. К.Тимбикова. Күңелдә йөртү Нәрсәне дә булса хәтердә саклау, истә тоту, онытмау. [Рания]: Болыннарны, урманнарны, чишмә буйларын һәрвакыт күңелебездә йөртербез. З.Хәким. Күңелдә калдыру Искә, хәтергә сеңдерү. Аның асрарга алган үксез бала икәнлеген белгәч тә, Мохтар аны-моны уйламаган, картның яисә карчыкның якыннарыннан берәр фәкыйрь кешенең баласыдыр дип күңелендә калдырган иде. Ш.Камал. Бу кычкырышу Фатыйманың күңелендә авыр тойгылар калдырды. З.Кадыйрова. Күңелдә калу Истә, хәтердә калу; онытылмау. Сөекле хезмәтчебез Хөсәен белән Истанбулга килүебез дә күңелемдә калган... Р.-Н.Гүнтәкин. Күңелдә касмак яту к. күңелдә төен (булып) калу. Бәлкем, күңелендә касмак ятадыр. И.Салахов. Күңелдән алып (кырып) ташлау Нәрсәнедер уй-фикердән чыгарып ташлау; игътибар итми башлау. Ләкин Нәфисә уяна гына башлаган бу яңа өметне дә күңеленнән кырып ташлады. Г.Бәширов. Күңелдән китмәү Һәрвакыт истә булу, онытылмау. Бер нәрсә шикне арттырып, борчып, күңеленнән китмәде. А.Гыйләҗев. Фираның гаҗәеп чыдам булуы Алексейның күңеленнән һич кенә дә китмәде. Х.Камалов. Теге вакытта Хисаметдиновның әйткән сүзләре аның күңеленнән китмәде. Ф.Садриев. Күңелдән кичерү 1) Үткәннәрне яңабаштан бер-бер артлы искә төшерү, хәтердә яңарту. Үзе шул арада бүген аңа сөйләгәннәрен күңеленнән кичерә, мие аша сөзә бирде. Р.Айзатуллин. Үткән тормышын күңеленнән кабат-кабат кичереп, Илсөяр озак ятты. Ф.Яруллин; 2) Уйлау, искә алу. Вәзилә --- Түбән авылдагы мәктәп коллективын кат-кат күңеленнән кичерде. А.Гыйләҗев. Ә кичләрен --- алар икәүләп булачак очышның барлык этапларын тагын бер кат күңелләреннән кичерәләр. Галәмгә юл. Күңелдән кичү 1) Бер-бер артлы хәтергә килү, искә төшү. Кичәге гөнаһлы кызыгулар, төнге вәсвәсәләр күңелдән кичкәч, Сабит җиңеләеп, чистарып калган иде. А.Гыйләҗев; 2) Хис-тойгылар, уй-фикерләр бер-бер артлы барлыкка килү. Күңелдән өзелү Йөрәктән чыгу, чын күңелдән әйтелү. Сүз ул күктән төшмәгән, кеше күңеленнән өзелеп төшкән. Р.Вәлиев. Күңелдән сызып ташлау к. күңелдән алып (кырып) ташлау. Ә минем аны мәңгегә онытасым, күңелемнән бөтенләй сызып ташлыйсым килә иде. А.Гыйләҗев. Күңелдән ташып чыгу Бик көчле, шатлыклы хис-тойгыларны, кичерешләрне h.б.ш.ларны эчтә генә саклый алмау, яшерә белмәү. [Дәүләтшин] бүген чиксез бәхетле иде һәм күңеленнән ташып чыккан шатлыгын кем белән булса да уртаклашасы килде аның. И.Гази. Күңелдән уздыру к. күңелдән кичерү. Күңелдән узу к. күңелдән кичү. Күңелдән үткәрү к. кичерү. «Анда нинди үзгәрешләр бар икән?» – дип, үзенә ярдәм кулы сузарлык кешеләрне күңеленнән үткәрде. Р.Мирхәйдәров. Күңелдән үтү к. күңелдән кичү. Саимәнең күңеленнән шундый уйлар үтте. Г.Галиева. Күңелдән чыгару Оныту, истән, хәтердән чыгару; уйламаска, онытырга тырышу. Шулай да ул бәбәйгә узу өметен күңеленнән чыгармады. Г.Галиева. Күңелдән чыгарып ташлау к. күңелдән чыгару. Кинәт бөтен зиһенен бер йодрыкка җыйнап, кызга дәште һәм аркасыннан кочып алды: – Күңелеңнән чыгарып ташла син аны, Рауза, оныт!.. Р.Мөхәммәдиев. Ничә тапкыр Касыймны күңеленнән чыгарып ташларга теләде, ничә тапкыр үзен эт итеп әрләде, --- күпме эченнән битәрләде. Х.Сафина. Ә теге хыянәтче кыз – Рухия турында бүтән беркайчан да уйламаска, аны күңеленнән бөтенләй чыгарып ташларга --- карар кылды. В.Нуруллин. Күңелдән чыгарып ыргыту к. күңелдән чыгару. [Гали] моннан биш ел элек булган шомлы вакыйганы күңеленнән чыгарып ыргытырга тели. М.Гафури. Күңелдән чыгу Онытылу, истән, хәтердән чыгу. Әлеге әйбер аның күңеленнән чыкмады, ул моны өзмичә туктамаячак иде. Ф.Садриев. Дәресләрдә дә ире турындагы уйлар күңеленнән чыкмады. Р.Айзатуллин. Күңелдән югалу к. күңелдән чыгу. Күңелдән юылу к. чыгу. Башка сүзләрне дә, мәҗлесне дә томанлы хәтерли Сәет. Кем ни әйткән, нәрсә белән сыйлаганнар, --- күңелдән юылган. Ф.Латыйфи. Күңелдән ялкын бөркелү Артык дулкынлану; шатлыктан яки борчылудан туган көчле кичерешләр кичерү. «Уф!» – диде хатын, өзгәләнгән күңелдән кайнар ялкын бөркелеп, иренен пешерде. Н.Гыйматдинова. Күңелдә өмет чаткысы кабыну Нәрсәгә дә булса ышаныч, өмет барлыкка килү. Матусовның күңелендә өмет чаткысы кабынды. М.Насыйбуллин. Күңелендә өмет чаткысы кабынган Рабига: – Акыллым, – диде, – Габдерәхим тагын берәү белән никахланам дисә, син ризалашыр идеңме? Н.Гыйматдинова. Күңел дәрьясы Хис-тойгылар, кичерешләр, эчке дөнья. Таһирҗан югалгач, кызның күңел дәрьясы шулкадәр үзгәрде. Г.Әдһәм. Күңелдә саклау к. күңелдә йөртү. Уф, кызам шул, газиз җаным. --- Ышан, бу сереңне дә күңелемдә саклармын. Н.Гыйматдинова. Күңелдә таш эремәү Ниндидер ямьсез сүздән, эш-хәлдән соң барлыкка килгән хисне онытмау, хәтердә саклау. Кызның кискен җавабыннан Фаяз аңлады: күңелендәге таш һаман эремә? |