КҮНҮ ф. 1) Риза булу, ризалык бирү. Имам хәзрәтләре, Карлыгачны шул ук көнне күмәргә, дигәч, Сүбәдәй бер карусыз күнде. М.Хәбибуллин. Әнсар аның калуына каршы килеп, әнисе белән куркытып караса да, Рузалия күнмәде. Х.Ибраһим. – Мин синең ил белән килгәнлегеңне беләм, – дип сүз башлады Атилла. – Барлык таләпләремә күнәчәгең дә миңа билгеле. Р.Зәйдулла

2) Гадәтләнү, ияләшү. Сугыш чыкканда инде әти үлеменә дүрт ел гомер узып, күңелләр дә ятимлеккә күнгән иде. Х.Сарьян. Ул инде әлеге халәтенә шулкадәр күнгән, җыелышка килгәч үк ян бүлмәгә уза ---. М.Мәһдиев. Яши-яши күнәсеңдер инде бер-береңә. Р.Габделхакова

3) Нәрсәгә дә булса күнегү. Биек икән, күнгән аяклар да Сер бирергә теләр төслеләр. Ш.Маннур

4) Нәрсәгәдер җайлашу (сизү, күрү, ишетү органнары тур.). Урамнар җиде-сигез катлы өйләр тезеп эшләнгән ящикларга охшый. Күз тиз күнә. Г.Гали

Күнә бару Торган саен ныграк күнү. Еллар үтте. Мин дә инде акрынлап тормышның җәберенә күнә бардым. М.Мәһдиев

Күнә башлау Аз гына, бераз күнү. Инде эшкә күнә башлаган куллар кулга йокмыйлар. Г.Гобәй

Күнеп бетү Тәмам, бөтенләй күнү. Гадәтемә күнеп беткән картәсәем дә аптырап калды: – Нурия, колынкаем, нишләвең бу? Г.Якупова

Күнеп җитү к. күнеп бетү. Военком янына Хәерниса ул елны ике тапкыр барды. Полковник инде күнеп тә җиткән, егетләрне чакыртырга булган иде. М.Мәһдиев. Тик әле кияү, ир булырга да өлгермәгән, бу төшенчәләргә күңеле түгел, колагы да күнеп җитмәгән Гарифка «әти» сүзе чит, ят иде. К.Тимбикова

Күнеп килү Соңгы вакытта күнү

Күнеп тору Беразга күнү; түзү, карышмау. Кыз язмышына күнеп торырга уйламый – тарткалаша башлый. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә