КҮНЕКТЕРҮ ф. 1) Нәрсәгә дә булса өйрәтү. Гөлсем апа балаларын япь-яшьтән эшкә күнектерде. Г.Гобәй. Кулны күнектерергә кирәк! Лаф орып кына немецны җиңеп булмый, брат! Х.Камалов

2) Системалы рәвештә күнегүләр ясап чыныктыру; гадәтләндерү. Моннан соң кулын көн дә күнектерәчәк ул, көн дә! Т.Әйди

3) Билгеле шартларга, берәр эшкә ияләштерү, гадәтләндерү. Кызганычка каршы, Мичурин ул вакытта үсемлекләрне климатка күнектерү дигән ялган фән белән мавыгып китә. А.Бахарев, П.Яковлев

Күнектерә башлау Күнектерергә тотыну; аз гына күнектерү

Күнектереп бетерү Тәмам, бөтенләй күнектерү. Сезне, Гайсә Батталович, мактауга шулкадәр күнектереп бетергәннәр ---. Ф.Садриев

Күнектереп карау Күнектерергә тырышу

Күнектереп тору Әледән-әле яки даими күнектерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә