КҮНЕКМӘ и. Берәр максатчан эш-хәрәкәт нәтиҗәсендә барлыкка килгән осталык, сәләт, нәрсәне дә булса эшли белү тәҗрибәсе. Тик менә... тугызлы чалгы белән авыр покос салып барыр өчен шактый күнекмә кирәк бит! М.Мәһдиев. Тормыш тарафыннан җәберләнгән бу югары белемлеләр бик тиз арада хезмәт күнекмәләре алып, соң чиккәчә тырышып эшли башлыйлар. Р.Мирхәйдәров. Гамир белән Толя килеп кергәндә, күнекмәләрдән соң трусиктан гына калып юынып алган Марат каты сөлге белән ышкып-ышкып тәннәрен корыта иде. З.Фәйзуллин |