КҮНЕГҮ II и. 1) Нәрсәгә дә булса өйрәнү яки үзенең күнекмәләрен камилләштерү, ныгыту максаты белән, берәр кеше тарафыннан башкарылган хәрәкәтләр. Ул ---, кулын ышанычлырак тотарга тырышып һәм яман да үҗәтләнеп, күнегүен кабатлады. Т.Әйди. Гимнастлар, спортзалдан чыкмыйча, катлаулы күнегүләр ясадылар. Ф.Яруллин. Көн-төн укы, эшлә, хәзерлән, үзеңә үзең дәресләр үткәрергә өйрәнеп, күнегүләр үткәр. З.Зәйнуллин 2) махс. Нинди дә булса күнекмәләрне ныгыту, камилләштерү, тулыландыру максатыннан үтәлә торган бирем төре. Күнегүләр дәрестә үткән грамматик материалны үзләштерү һәм ныгытуда зур роль уйныйлар. Д.Тумашева. Уйнау техникасын камилләштерү өчен, сез иске күнегүләрне дә онытмаска тиешсез. Ә.Еники. Өйгә бирелгән күнегүләр |