КҮНЕГҮ I ф. 1) Берәр төрле эшкә өйрәнү, нинди дә булса бер эшне башкарырга күнекмә алу. Балта белән эшләп күнеккән кулның гайрәте нык иде, бармакларымны өзә язды хәтта. Г.Байбурин 2) Гадәтләнү, ияләшү, өйрәнү. Безнең татар ирләре --- үзләре солтан булып, хатынны олтан итеп яшәргә күнеккәннәр. Х.Ширмән. Картның сәер гамәлләренә инде күнеккән булсалар да, дачада печән чабып киптерү алар өчен үзенә күрә бер тамаша иде ахрысы. С.Шәмси. --- мәхәббәт романтикадан гадәти якынлыкка, бер-береңә күнегүгә әверелә ---. Ф.Миңнегулова 3) Җайлашу, яраклашу (сизү органнары тур.). Атның ян бармаклары кечерәеп, өченче бармагы бик нык үсеп киткән. Бу хәл --- эре хайванның өченче бармагының күбрәк эшләвеннән һәм күбрәк күнегүеннән килеп чыккан. Дарвинизм нигезләре Күнегә бару Торган саен ныграк күнегү. Акрынлап кыр тавышларына күнегә бардылар. А.Гыйләҗев. Бал корты угыдай авырттырып, йөрәк түренә барып кадала торган мондый битәрләүләргә әкренләп күнегә барды Дамир ---. Ф.Мәҗитов. Шулай мәктәп тормышына күнегә барып әйбәт кенә эшләп ятканда, --- мине көтмәгәндә район хастаханәсенә чакырып алдылар. Г.Галиев Күнегә башлау Күнегергә тотыну. Гамир ялгызлыкка, шушы шартларга күнегә, яраклаша гына башлаган иде – яңа күңелсезлекләр китте. З.Фәйзуллин. Инде гырлавына күнегә башлаган идем, берзаман теге гырламый да, гыжламый да башлады ---. Р.Хәбибуллина. – Галимҗанга ат җигәргә кушарбыз. Эш көне дә булыр, эшкә дә күнегә башлар, – дип куйды. Язмышлар яңарганда Күнегә килү Электән үк, акрынлап, тора-бара күнегү. Аяксызның – чатанлыгына, кулсызның – чулаклыгына, ятимнең – ятимлегенә, хәсрәтленең хәсрәтенә акрынлап күнегә киләбез. М.Кәрим. Кәримәнең эшкә күнегеп кенә килә торган чагы иде. К.Тимбикова Күнегә тору Алдан ук күнегү, өйрәнә башлау. Әгәр үзең күз төшерергә тиешле тиңеңнең кем икәнен ачыклый алмыйча --- йөргән булсаң, авылдашларың кемгә игътибар итәргә, аннары күнегә торырга --- кирәклекне бик оста күрсәтеп бирәләр. Ә.Баян. --- бер остага ярдәмче булып, күрше авылга бура бурарга киттем. Куллар күнегә торсын, үземә дә бурыйсы булыр. Ф.Яруллин. --- мунча өлгергәч, хәләлемне алдан кертеп җибәрдем. Андагы шартларга күнегә торсын, --- янәсе. М.Шаһимәрдәнов Күнегә төшү Беркадәр, бераз күнегү. Кыз ат өстендә утыруга күнегә төште. А.Шамов. Кышка кергәч, карт бераз тынычлана, ялгызлыгына күнегә төште. С.Шәмси. Әлеге киеренкелеккә күнегә төшкән Микәй як-ягына да күз салырга өлгерде. Р.Мөхәммәдиев Күнегеп бару Торган саен ныграк күнегү. Илдус, гадәттәгечә, башын гына кага ул ---. Кайчакта бу – Рифкатнең ачуын да китерә, ләкин ул моңа күнегеп бара. Р.Вәлиев. – Бәясе бер ярты, – дигән, төшерергә күнегеп барган Миңлегали, ике дә уйлап тормастан. Р.Мөхәммәдиев. Бер-беребезгә авырлык белән генә күнегеп барганда, ишек шакыдылар. М.Галиев Күнегеп бетү Бөтенләй, тәмам күнегү. Әти-әнисенең әйткәләшүенә күптән күнегеп беткән Рамилә, тү-тү-тү дип, уенчык машинасын тәгәрәтеп юана иде. М.Маликова. --- Анфиса Егоровна --- ялгызлыкка күнегеп беткән. Ф.Галиев. Болар Сафин өчен яңалык түгел, күнегеп беткән, бернинди конкрет гаепләрлек сүз ычкындырмады әле. Р.Айзатуллин Күнегеп җитү Тиешле дәрәҗәгә җитеп, тәмам күнегү. Дөрес, куллары әле әүвәлгечә җитез хәрәкәтләнми, станокка күнегеп җитмәгән, кирәкле кораллар да кул астында юк, эш урыны да җайсыз сыман. Г.Әпсәләмов. Эшкә тәмам күнегеп җиткән идем инде. М.Юныс. Эш тәртибенә дә күнегеп җиткән иде инде ул практика вакытында. Ф.Вәлиәхмәтов Күнегеп килү к. Күнегә башлау, бераз күнегү. Хәзер бизәкле нотыкларга ул күнегеп килә, ул гынамы, күңеле тели сыман. М.Хәбибуллин. Менә икенче тәүлек инде колаклар, борынгы Греция ишкәкчеләренеке кебек үк, бер ритмга – тимер рельсларга бәрелгән көпчәкләр тавышына күнегеп киләләр ---. Х.Ширмән. Бу хәлгә күнегеп кенә килгәндә, ничектер, күзе төшеп, Айдар оя түбәсенә кайтып кунган ялгыз сыерчыкны күреп алды. Г.Шәрәфи Күнегеп китү Соңгы арада күнегү. Ул хәтта үзе дә, хыялы белән генә булса да, шушы чит-ят язмышларга кереп, кушылып яшәргә, шул хыялый яшәүдән тәм һәм ямь табарга, мәгънә алырга күнегеп китте. Г.Гыйльманов. Ул тиздән Хуҗа кушаматына үзе дә күнегеп китте. М.Юныс. – Зинһар мине аңларга тырыш, – дип, ирен йомшак кына көйләп, һәрнәрсәне үзенчә хәл итәргә күнегеп китте. Г.Галиева |