КҮНДЕРҮ II ф. кит. 1. Берәр максат белән кая да булса җибәрү. Төрекмән ханы илә сугыш башлангач, атам мине гаскәр башы кылып, бик күп гаскәр илә сугышка күндерде. Ш.Мөхәммәдев 2) Сүзләр белән үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү, сәлам, хәбәр җибәрү. – Сәлам күндерде дисең инде алайса? – дип кабатлады Җиһанша. Р.Рахман. [Клёпаның] әнисе зур постта, җаваплы эштә, аңа сәлам генә күндергәләде ---. С.Шәрипов. Иң элек әлеге мәҗлестә катнашучыларга фиркадәшләре исеменнән сәлам күндерде. Р.Мөхәммәдиев 3) күч. диал. Ашау. Балалар калын-калын телемнәрне эләктереп, тоз сиптеләр. Эре-эре ярмалы бәрәңгеләрне күндерергә керештеләр. М.Әмир Күндереп тору Әледән-әле, ара-тирә күндерү |