КҮНДЕРҮ I ф. 1) Кемне дә булса үтенеп, сорап, берәр нәрсә эшләргә ризалату. Шуны бик нык исеңдә тот: Шакирыңны, ай-ваена куймыйча, күндер! Ә.Еники. Юк, минем көчемнән килми, Рафисны инде күндердем, Чаллыга күчеп китәбез. М.Мәһдиев. Айбиби ничекләр булса да каханны күндерер дип уйлыйм мин. М.Хәбибуллин

2) сөйл. Өйрәтү, күнектерү, гадәтләндерү. Хаҗи агай --- эшкә күндерде, сабыр, нык булырга өйрәтте. Ш.Рәкыйпов. Менә мондый тинтәкләргә сөйләгез, өйрәтегез. Тазалыкка, чисталыкка күндерегез, әйтегез. М.Җәлил. Моңарчы бик тә җитди булган, инде ике-өч бозау тудырып, аларны тәүфикъка күндергән сыер елга үренә, ерак һәм куе урман чиксезлегенә томырылды ---. Ә.Баян

3) Буйсындыру. Күнче күнне күндерер. Әйтем

Күндереп кую Алдан ук күндерү. – Булмаса, берсекөнгә кайтып китәрсең, тотмам, – дип, Любовь Васильевна кичә кичтән үк мине бүгенгә китми торырга күндереп куйган иде. Х.Сарьян



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә