КҮНДӘМ с. 1. Тыңлаучан, карусыз, буйсынучан, кушканны эшли торган. Ә соңга таба шул көчле бәндәләрне сүзсез, күндәм коллар селкеп ташлаганнар. М.Юныс. [Геворгның] куллары төрле эшкә бара шул, үзе талымсыз, үзе күндәм. С.Шәрипов. Ә менә беренче секретарь булып алгач, күндәм Миңзаһитка әллә ни булды ---. Ф.Садриев 2. и. мәгъ. Шундый кеше. Күндәм өндәмсез эшләр. Әйтем 3. рәв. мәгъ. Карышмыйча. Фарукҗан күндәм генә аңа иярде. Т.Әйди. --- мотор күндәм генә эшли башлауга, Хәйдәр бар көченә педальгә басты ---. А.Гыйләҗев |