КҮН I и. 1. Махсус ысул белән эшкәртелгән (иләнгән) хайван тиресе. Шуның өстенә исләр: ат исе, камыт күне, яңа чапкан печән, --- лаклатып алган тальян исе – болар барысы – музыка, ис, чуар төсләр – кешене табигый халәтеннән күпмегәдер аерып ала ---. М.Мәһдиев. Гадәттә урыс сәүдәгәрләре Казанда болгари күн эзли, --- көмеш савыт-саба, алка, йөзек, беләзек ала ---. Ф.Латыйфи. Каршы алучыга ияреп килгән ирләр йомшак сары күннән ясалган зур чемоданнарны купе эченнән алып чыктылар. М.Юныс 2. с. мәгъ. 1) Шуңардан ясалган, шул материалдан тегелгән. Шул чакта мин үземнән ерак түгел бер хәрби кешенең күн итекләрен шыгыр-шыгыр басып, әрле-бирле йөргәнен шәйләп алдым. Ә.Еники. Баш астына салынган киндер капчыкның төнлә үткен пәке белән ярылган булуы да, аннан сыңар күн чүәкнең урланган булуы да --- мине кызыксындырмады, борчымады. М.Мәһдиев. Укытучы килешле күн пальтодан, партком секретарьлары гына кия торган каракүл бүректән иде. Х.Ширмән 2) Шул материал белән тышланган, капланган. Сангурский киң күн диванга җәелеп утырган. Ш.Усманов |