КҮМҮ ф. 1) Чокыр казып, шул чокырга нәрсәне дә булса салып, өстен туфрак белән каплау. Камил төшеп һәлак булган чүмечтәге металлны детальгә коймадылар, стена кырыендагы җиргә күмделәр. Н.Хәсәнов 2) Җир, туфрак һ.б. астында калдыру. [Егетне] Бер көнне күкертле ваннага чумдыралар, икенче көнгә ләмгә күмәләр. Ф.Яруллин. Иң хәтәре шул булды: янәшәдәге иң тәмле сулы саналган коены, өске бурасын сүтеп, түбәдән төшкән тирес һәм балчык белән күмеп, җир белән тигезләп киттеләр. М.Галиев. Сәгыйдә --- тәпиләрен, яр комына күмеп уйнагандай, бодай бөртекләренә күмде. Н.Хәсәнов 3) Пешерү өчен, утлы көл эченә салу. Дөньяда иң тәмле ризык нәрсә? --- бу хакта Галәү бабай ---: – Көлгә күмеп пешергән бәрәңге, – дияр. Г.Сабитов. Таганга чәйнек асабыз, көлгә бәрәңге күмәбез. М.Кәрим. Буа буылып беткән кичне ярда учак ягып, шул учакка бәрәңге күмеп, «буаны саклап», аның янында кунабыз. З.Зәйнуллин 4) Мәетне кабергә салып, өстен туфрак катламы белән каплау; җирләү, дәфен итү. [Сөннәтче бабайны] үзе казыган кабергә иртәгесен бөтен авыл җыелып күмде. Г.Исхакый. --- Мәскәүнең бер заводында эшләүче татар агае, хатыны үлгәч, «мин – дин дошманы, хатынымны яңача күмәм» дип белдергән ---. М.Мәһдиев. Татар гадәте буенча мәетне шул ук көнне күмәләр. Г.Ахунов 5) Нәрсә белән дә булса каплап, басып китү (су, кар һ.б.ш.). Зыкы суыкларда урманнан ач-ялангач килеш утын тартып ташулар, тирләп-пешеп, кар күмеп киткән эскертне ачу --- Маһиянең үпкәсен кабартып, аны түшәккә екты. Н.Хәсәнов. Бу көнне егет урамда суык кыш булуын да, урмандагы куян сукмакларын кар белән күмеп, ачы җил дулавын да бөтенләй оныткан иде. Г.Мөхәммәтшин 6) Берәр нәрсәне бөтен яктан каплау; уратып алу. Хәтерлисеңме, Сәбилә, туй мәҗлесе көнне мин сине кыр чәчәкләренә күмгән идем. Р.Вәлиев. Тау башын куе озын үлән каплаган булыр. Чак кына иелсәң, ул безне бөтенләй күмәчәк. М.Кәрим // Нәрсәнең дә булса икенче бер әйберне каплап китүе. Әллә уйлый туган илнең гөл юлларын, Яфрак күмгән, балкып көлгән күл буйларын. Н.Исәнбәт. Карт утырткан үрмә гөлләр, койма-диварларга сарыла-сарыла, йортны чәчәккә күмде. Г.Әдһәм 7) Нәрсәне дә булса караңгылык яки яктылык, нурлар белән чолгап алу. Иртәгә аны үтерсәләр, дөньяны нурга күмгән кояш та, --- шушы сылу кыз да – барысы-барысы калачак бит! Ш.Рәкыйпов. Күктә бар дөньяны көмеш нурга күмеп ай йөзә. Р.Габделхакова. Тиздән, тирә-юньне яктылыкка күмеп, фаралар ялт итеп кабынып киттеләр. Р.Төхфәтуллин 8) диал. Культуралы үсемлек тирәсенә йомшартылган туфрак өю. Бәрәңге күмү 9) күч. Нәрсә белән дә булса кирәгеннән артык тәэмин итү. Чиле-пешле шигырьләрне, поэмаларны бер-бер артлы язып, редакцияләрне, нәшриятларны күмеп ташлар идем. Ф.Яруллин 10) күч. сөйл. Берәр нәрсәне бик күпләп бирү, җибәрү; кемне дә булса берәр нәрсә белән баету. [Хисами:] Мин сине акчага күмәрмен һәм шулар өстенә тагы әткәйдән бер имана җир дә бирдертермен. Г.Минский. Сөенде Заль, тетрәнә янә җаны, Бүләкләргә күмде ул арачыны. Ә.Фирдәүси. Флора ханымны чәчкәләргә күмделәр һәм җилкәсенә кәҗә мамыгыннан бәйләнгән зур ак шарф салдылар. Г.Галиева // Шатлыкка, бәхеткә, данга һ.б.ш.ларга ия итү яки авырлыкларны оныттыру. Шатлыкка күмдең бүген син Әткәңне, әнкәңне дә. С.Хәким. Онега заводы эшчеләреннән төзелгән --- партизаннар отряды ул сугышларда аеруча зур ныклык һәм батырлыклар күрсәтеп, үзен мәңгелек данга күмде. А.Муранов 11) күч. Берәр нәрсәнең көчен, тәэсирен киметү, сүрелдерү, арткы планда калдыру. Күңеленә кереп оялаган ризасызлык тойгысын әнә шулай эш белән күмәргә теләде. Җ.Тәрҗеман 12) күч. Тавыш, шау-шу белән каплап, чолгап алу. Культура йорты янында җыйналган кешеләр аны алкышка күмделәр. Г.Тавлин. Бүлмәне җәелеп, тугарылып көлгән калын тавыш күмеп китте ---. Ф.Латыйфи. --- анда Әфганстан сәүдәгәре Габделшөкерхан мал-мөлкәтенең тулысынча көлгә, күмергә әйләнүе тәүлекнең калган өлешен тоташ ыгы-зыгыга күмде. Т.Әйди // Берәр тавышны ишетелмәслек итү, көче ягыннан аны узып китү. – Университетта нидер шартлады! – дип кычкырды шофёр, гөрелтене күмәргә тырышып һәм, тешләрен кысып, бар көченә тормозга басты. Ф.Латыйфи. Гудок тавышын да күмеп кычкырган аның тавышына әнисе йөгереп чыкты. М.Галиев. Поезд тәрәзәләреннән, ахры, тәгәрмәч дыкылдауларын күмеп, әлеге моң тарала. Т.Әйди 13) күч. Бик күпләп сораулар яудыру, бик күп сүзләр әйтү. Аны телдән дә, язма рәвештә дә сораулар белән күмделәр. М.Мәһдиев. Башта Фатыйма ападан гына сораштылар, аннары үземне сорауга күмделәр. Р.Габделхакова. [Муса Нургалине] үзенчә яртылаш үзбәкчәләп, сүз белән күмеп ташлады. Ә.Еники. Машинаны такыр юлга чыгаргач, Коля мине сораулар белән күмеп ташлады. Г.Сабитов 14) күч. сөйл. Берәр эшне, күренешне һ.б.ларны юкка чыгару, бозу, харап итү. [Өндәмәләрдә] болай язылган: «Халыкка чылбыр коючылар, җиңү тантанасын бик иртә үткәрәсез. Бөек Рус революциясен күмәргә бик иртә тотындыгыз». К.Нәҗми 15) күч. Кемне дә булса авыр хәлдә калдыру, авыр хәлгә кую. Ивановны яклап, Бинаров чыкты. --- Ивановның барча гаепләрне өстенә алуын – яшермәвен әйтте. Ивановны күмә бит бу юләр, дип, моның сүзләреннән көлү өзелмәде. Г.Ибраһимов // Юк итү, юкка чыгару. Дерпт уку-укыту округы попечителе Клингер эштән азат итүләрен сорый, сәбәп итеп үзенә тапшырылган университетны күмүдә катнашасы килмәвен күрсәтә. Җ.Тәрҗеман Күмә бару Берәм-берәм, булган берен күмү, әкренләп күмү. Кулларына акча керсә, алар аны чуен чүлмәккә салып, --- тирән итеп чокыр казып, җиргә күмә бардылар. Ф.Яруллин. Рәхимсез вакытның бөтен нәрсәне үзгәртә, юа, күмә баруын --- ачынып уйлаган Айдар бу минутта беркемне дә тыңламый --- иде. М.Галиев. Үпкәләргә тиеш иде Зөһрәгөл, әмма ул хәзер күңелендәге үпкә хисләрен мин-минлек, Фарукҗанны үзенә каратасы килү тойгысы күмә баруын сизде. Т.Әйди Күмә башлау Күмү эшенә керешү. --- Гамир тиз генә табут капкачын ябып менде дә каберне күмә дә башлады. З.Фәйзуллин Күмә тору к. күмә бару. Эшнең яңалары искеләрен күмә тора. Т.Әйди Күмә төшү Тагын да бераз, беркадәр күмү. Бүре бугазлаган колын калдыкларын күмүчеләр янына килеп: «Күмә төшегез, этләр казып чыгарырлык булмасын», – дип кычкырды Сәетҗан. Татар иле Күмеп бару к. күмә бару. Бу сибелгән су тамчылары шунда ук чәчәкләргә әверелеп, Ай өстен сихри матурлыкка күмеп бара. Ф.Яруллин. Онега тирәләрендә яшәгән борынгы кешеләрнең, дини йола үти торган гыйбадәтханәләреннән тыш, үз ыруларының үлгән кешеләрен күмеп бара торган каберлекләре дә булган. А.Муранов Күмеп бетерү Бөтенләй, тулысынча күмү. Берничә көн карлар күмеп бетергән кышлакларны, инде тибенергә көчләре бетеп барган җылкыларны --- карап, кояш күк буйлап үрмәләде дә --- барлык галәмне ныклап җылытырга тотынды. З.Зәйнуллин. --- ун көн элек кенә никельле карават сатып алган идем, аны, курчак ятагына охшатып, челтәрләргә күмеп бетергән идем. Р.-Н.Гүнтәкин. Күмеп бетергәч, өмете өзелде ахры. Хәле беткәндәй, кабер өстенә башын куеп ятты. Г.Сабитов Күмеп китү Тора-бара күмелгән хәлгә алу. Кешеләр, иртүк торып, сукмак ердылар, абзар-сарай ишекләрен күмеп киткән карны көрәделәр, инеш-чишмәләрдәге бәкеләрне ачтылар. К.Тәхау. Тормышның вак-төяк мәшәкате башкалар турындагы уйларыңны күмеп китә. Ф.Яруллин. Коркачык заготзерносында быел хәлләр харап икән: иген тавы станцияне күмеп киткән. М.Мәһдиев Күмеп кую Тиз арада яки алдан күмү. Менә үлем сәгате җитүен сизеп, Арей, биек тау итәгендә урын сайлап, савытын шунда күмеп куйган ---. А.Муранов. Шуннан соң, орлыклы үсемлекләрнең язгы сортларыннан – алмагачтан, грушадан һ.б.дан алган орлыкларны, элек яхшы итеп юылган һәм кыздырып суытылган елга комына күмеп куялар. А.Бахарев, П.Яковлев Күмеп ташлау Тиз-тиз күмү. Арбаның төбеннән корырак көлтәләрне тартып чыгардым да, иң элек, дер-дер калтыраган картны шулар белән күмеп ташладым. Г.Ибраһимов. --- Гыйльметдин карт аны төрле буяулар, пумалалар, кәгазьләр белән күмеп ташлады. Ф.Яруллин. Сарай кешеләре авырганда, табиб --- янында һәрчак әнә шул улы Ислам булыр иде – Айбибине бер мәлгә генә хис ташкынына күмеп ташлаган егет. М.Хәбибуллин |