КҮМЕРЛӘНҮ ф. 1) Нәрсә дә булса янып, бөтенләй күмергә әйләнү; күмер булу. Күмерләнгән өйнең тупсасында Аунап ята ана гәүдәсе. М.Җәлил. Шәмнең филтәсе күмерләнеп, факел сыман көйрәде ---. Җ.Тәрҗеман. Уртадагы ике-өч аратасы кайчандыр янып күмерләнгән --- баскычтан Ирек икенче катка күтәрелде. Ф.Садриев

2) Нәрсәнеңдер чите яну, чит-чите көйрәү. Учак көлендә кызарып, күмерләнеп пешкән кайнар бәрәңгене --- малайлар да үлеп ярата. Г.Сабитов. Рабига күмерләнгән бәрәңгеләрне таяк белән чирәмгә куалады. Н.Гыйматдинова. Чыбыклар гөлт итеп кабындылар да кара төскә керделәр, төтенләп, бөгелә-сыгыла, чытыр-чытыр килеп яна башладылар, күмерләнгән очлары өскә күтәрелде. И.Тургенев

3) махс. Агачның һавасыз һәм утсыз таркалуы нәтиҗәсендә, ташкүмер барлыкка килү. Ташкүмер --- агачларның җир астында һавасыз таркалуыннан һәм күмерләнүеннән барлыкка килгән. Химия

Күмерләнә башлау Аз гына күмерләнү

Күмерләнә төшү Бераз күмерләнгән хәлгә килү; беркадәр, бераз күмерләнү

Күмерләнеп бетү Бөтенләй, тәмам күмерләнү. Маратның [коймагы] исә кечерәк тә, яньчек тә, ә берсенең асты күмерләнеп беткән иде. Г.Гобәй

Күмерләнеп җитү к. күмерләнеп бетү

Күмерләнеп калу Берәр тәэсирдән соң күмергә әйләнү; күмер хәленә килү. Янгын иртә белән генә тынды. Берничә йортның стенасы күмерләнеп калды. Х.Сафина

Күмерләнеп килү Янып бетүгә бару



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә