КҮМЕРЛӘНДЕРҮ ф. 1) Нәрсәне дә булса яндырып, күмергә әйләндерү. Шырпыны күмерләндереп, соры стенага ясады матрос Ленин рәсемен. Г.Гобәй

2) күч. Күгәртү, кара яндыру; күгәргәнче, кара янганчы сугу, кыйнау

Күмерләндереп бетерү Яндыру, тулысынча күмергә әйләндерү

Күмерләндереп чыгару Нык күмерләндерү. Миңлегайшә абыстай, ике малаен өстереп, абзарында кыйнатты үземне. --- тәнем-битемне күмерләндереп чыгардылар ---. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә