КҮМЕР и. 1. 1) Ташка әйләнгән үсемлек калдыгыннан гыйбарәт, казып табыла торган янучан каты матдә. Шахталарга син төшәрсең, Җырлап күмер кисәрсең. Җыр. Язучылык эше --- белән чагыштырганда, урман кисү, шахтада күмер чыгару пүчтәк кенә. Ф.Яруллин. Ерактан ыргытканда күмер, мич авызына эләкмичә, палубага коелып бетә. М.Юныс 2) Агач янып, көлгә әйләнгәнче сүнгән яки сүндерелгән, кабат ягулык итеп кулланыла торган кара төстәге калдык. Самавырны тиз кайната Кызыл миләш күмере. Җыр. Аларны мин иртәгәсен бик әйбәтләп юып, пот ярымлы күмер үтүге белән үтүкләп җибәрдем. Ф.Яруллин // Янып, куз хәленә килгән агач кисәге. Сәбиләнең генә тавышы чыкмый, ул һаман сүзгә кушылмыйча, утлы күмергә карап онытылып утыра иде. Р.Вәлиев. Бу минутларда сарыклар кутанда тыныч кына күши, --- учактагы күмерләр сүрән генә көйри ---. Т.Әйди. [Егет] --- ике уйлап тора торганга охшамаган, әнә самавырга су салганын, кыскыч белән аның торбасына утлы күмер тутырганын гына карап тору да җитә. Р.Мөхәммәдиев 2. с. мәгъ. 1) Күмердән ясалган, күмер ярдәмендә эшли торган. Күмер фильтр. Күмер электрод 2) Шомырт кара, чем кара төстәге. Озын нечкә буйлы, очлы борынлы, күмер күзле егет сүзгә артык катнашмый ---. Р.Габделхакова ◊ Күмергә әйләнү 1) Юкка чыгу, бетү. Яшь кыз Сәрмәдия саткан якта --- күп нәрсә күмергә әйләнгән. Ә.Моталлапов. --- анда Әфганстан сәүдәгәре Габделшөкерхан мал-мөлкәтенең тулысынча көлгә, күмергә әйләнүе тәүлекнең калган өлешен тоташ ыгы-зыгыга күмде. Т.Әйди; 2) Авыр рухи газаплар кичерү. Җавапсыз мәхәббәтеннән янар, көяр, күмергә әйләнер, әмма дустына хыянәт итмәс! Г.Әдһәм. Күмергә калу к. күмергә әйләнү (2 мәгъ.). Яна йөрәк, яна йөрәк, Күмергә кала инде; Йөрәгемнең янулары Гомергә кала инде. Җыр. Күмер итү Юкка чыгару, юк итү. Без торгызган матур сарайларны Җиргә екты, күмер итте ул. З.Мансур. Күмер карагы иск. Октябрь революциясенә кадәр мәдрәсәдә укучы шәкертләрне карагруһчылар шулай атаганнар. [Шкафчы – шәкертләргә:] Итәкләрегезгә абынып егылмагыз! Һи, күмер караклары! Г.Камал. Күмер төшү Утын янып кузга әйләнү, утлы күмер булу. [Таба ипиен] мичне тартыр алдыннан, күмер төшкәч пешерәләр. Ф.Яруллин. Мин чәй куеп киләм, күмер төшкәндер... Р.Мөхәммәдиев |