КҮМЕЛҮ ф. 1) төш. юн. к. күмү (1–7 мәгъ.). Иске чүплектә чокырга күмелгән җирдән әллә никадәр бодай чыкты. Г.Бәширов. Окоптагы кызылармеец куркудан акыра-акыра каядыр качмакчы булып ыргылды һәм, танк чылбыры астына эләгеп, балчыкка күмелде... Х.Камалов. Ниндидер олуг хөкемдар күмелгән кабер булырга тиеш. Ф.Латыйфи 2) Нинди дә булса сыек яисә көпшәк массага бату, чуму, кереп бетү. Челтәрле күпер астында Ак чиләгем күмелде. Җыр. Тәбрия --- туктап калды, ул арада аны арттан дулкын бәреп екты, башыннан каплады. Ул торды, --- ләкин тагын егылды, тагын күмелде. М.Маликова. Пароход дуен катламы астына күмелгән булса кирәк. А.Муранов 3) Берәр затның яки предметның өсте нәрсә белән дә булса каплану, өстенә берәр нәрсә куну. Әнә хезмәтче: киң җилкәле, зур сакаллы, бөтен җире онга күмелгән бер бабай. Г.Ибраһимов 4) Кар, балчык, ком һ.б.ш. астында калу. Кар астында күмелеп калган яшел уҗымны яз җилләре килеп ачкан кебек, яз хәтердә күмелеп яткан истәлекләрне өскә калкытып чыгара. Ф.Яруллин. Яртылаш карга күмелгән киртә казыклары бу мизгелдә аңа коткаручы кешеләрдән дә якынрак булып тоелды. М.Галиев. Җәе генәме соң, кышын әйт син, бөтен дөнья акка күмелә. Р.Габделхакова 5) Күп предметлар белән каплап алыну, чолгап алыну. Тау астына күмелгән авылның кызгылт шәфәкъ нурына манчылган төтен баганалары гына шәйләнә иде. М.Галиев. Әле күптән түгел генә халык белән тулып, гөрләп торган урамнар кирпеч, пыяла ватыклары белән күмелеп, бакчалар кара күмергә әйләнде. Ә.Галиев 6) Агачлар, куаклар, чәчәкләр белән каплану. Быелгы җиңү язын да шау чәчәккә күмелеп каршы алды ул [шомырт]. Ф.Яруллин. Алма бакчасына күмелеп утырган өйләр башланды. М.Галиев. Ноябрь башында ачык террасада чәчәккә күмелгән гөлләр күләгәсендә --- гәпләшеп утыруның үзенә бер рәхәтлеге була. Р.Мөхәммәдиев 7) Йөзнең, битнең берәр нәрсә белән каплануы турында. Аның болай сөйләве, тирә-яны йонга күмелгән киң һәм көләч йөзенең рәхәтләнеп китүе Шәрәфи картка ошады. Ш.Камал 8) Берәр нәрсә ябыну, нәрсә белән дә булса өсне каплау; нәрсәдер арасына посу. Митингтан соң Газинур авыл читендә, корыган бәрәңге сабакларына күмелеп, төнге секретта ята иде. Г.Әпсәләмов. Мулла --- зур толыбының якалары эченә күмелде. Г.Ибраһимов 9) күч. Нинди дә булса әйберләр бик күп булып, шулар белән шөгыльләнү. Фаяз --- берничә көн дәреслекләргә, лекцияләр язылган дәфтәрләренә күмелеп утырды. С.Шәмси. Һәлакәттән соң беренче атнада станция хуҗалары җирле халыкны «бернинди нурланыш та юк» дип тынычландырырга маташса да, тиздән компания миллионышар долларлык дәгъваларга күмелә. Мәдәни җомга 10) Нәрсәнең дә булса караңгылык яки яктылык белән чолганып алынуы. Диңгез буенда очрашуга хәтле, яктылыкка күмелгән зур залдагы халык каршына --- чыгып баскан --- йомшак тавышлы шагыйрә белән бер карашып алу булды бит әле. М.Маликова. Кинәт бөтен дөнья нурга күмелде диярсең! Г.Әдһәм. Класс бүлмәсе акрын-акрын караңгыга күмелде. Җ.Тәрҗеман 11) Төтен, томан һ.б.ш. белән каплап алыну. Бая гына үзенең коры һәм җылы һавасы, он исе белән ямь биреп торган өй эче яшел тәмәке төтененә күмелде. Г.Минский 12) күч. Тавыш, шау-шу белән тулу. Парк, төрле төсләрдәге утларга чумып, бала-чага чыр-чуына күмелеп, гөрләп тора. Р.Вәлиев. Аудитория шау-шуга күмелде. Ф.Садриев. Зал күкрәүне хәтерләткән көчле алкышларга күмелде. Т.Таһиров 13) күч. Ераклашып яки берәр нәрсә эченә, арасына, артына кереп күренмәс булу, күздән югалу. Ниһаять, кояш Сарай тавы артыннан күз кысып алды да бөтенләй күмелде. М.Галиев. Өлфәт төркеме дә урманга кереп күмелде. А.Тимергалин. [Кәрим абзый] --- ике кулы белән аралап, куе арыш арасына керде. – Һәй, кызым, карале, машина күмелерлек бит. Г.Сабитов 14) күч. Зур байлыкка, акчага, зиннәтле әйберләргә ия булу, нәрсәнедер күп итеп кулга төшерү. Күз карашларында шул алтыннар, ефәкләр эченә күмелгән шат йөрүчеләр арасына барырга теләсәләр дә, үзләрен аңа хаклы күрмиләрдер. Г.Ибраһимов. Әнә шулай итеп, байлыкка күмелгән, алтынга чумган Парижның --- кыз-хатыннарны шундый юллар белән икмәк табарга мәҗбүр итүе ачык факт булып кала. Г.Гали 15) күч. Данга, шөһрәткә ия булу, макталу. Яу булып килә авылга Безнең армия – Җырларда данга күмелгән Кавалерия. Ф.Кәрим. Бер күлнең исеме дә шулхәтле киң җәелеп, данга күмелмәгән. А.Муранов 16) күч. Берәр төрле хискә, кичерешкә тулысынча бирелү, дучар булу. Ул әллә нинди уйларга күмелеп дәшми-тынмый гына барган җиреннән дертләп уянып китә. Ф.Хөсни. Таһирның йөрәге шатлык хисенә күмелде. Г.Мөхәммәтшин 17) күч. Ыгы-зыгы, тынычсызлык, мәшәкатькә чуму. Дөнья мәшәкатьләренә күмелеп яшәсәк тә, мәрхүм вакыт-вакыт искә төшә иде ---. Ә.Еники. Яңа көн туып, Николай яңа мәшәкатьләргә күмелде. Җ.Тәрҗеман. Прокурор баш-аягы белән эшкә күмелде: көннәр буе тау кадәр өелгән кәгазьләр арасында казынды. Р.Мирхәйдәров Күмелә бару Торган саен ныграк күмелү Күмелә башлау Аз гына күмелү Күмелә төшү Бераз, беркадәр күмелү Күмелеп алу Тизгә генә, кыска вакытка гына күмелү. Төн кочагына кереп барган шәһәр бер генә мизгелгә, күз ачып йомганчыга гына караңгылыкка күмелеп алды. Ф.Латыйфи Күмелеп бетү Бөтенләй, тәмам күмелү. Гөлйөзем әби җомгага кадәр күмелеп бетеп, хәзрәтләр Сөннәтче бабайның өендә актык фатиханы да кылдылар. Г.Исхакый. Без борчак чәчелгән җирдән барабыз икән, яңгыр булмаганлыктан, чәчкән җир җилләгән, борчак күмелеп бетмәгән. М.Мәһдиев Күмелеп калу Ниндидер вакыйгадан соң күмелү. Күпләрнең исемнәре архив тузаннарында күмелеп калган, ---. И.Юзеев. Ирләр чит җирләрдә күмелеп калыр өчен дөньяга киләләр. М.Мәһдиев. Күмелеп калган болыннарга, анда-санда калкып чыккан утрауларга --- сыкранып карап барудан кәефе кырылды ---. Ә.Моталлапов Күмелеп килү к. күмелә бару Күмелеп тору Күптәннән күмелгән хәлдә булу; хәзерге вакытта күмелгән хәлдә булу Күмелеп утыру к. күмелеп тору. Бер көнне көтү каршыларга дип капка төбенә чыгып баскан хатыннар Гаффә карчыкның кычытканга күмелеп утырган өеннән төтен чыгуын күреп алдылар. С.Шәмси. Франциядә, Париждан егерме чакрымнар чамасы көньякта, бакча һәм гөлләргә күмелеп утырган шәһәрчек ул. Р.Мөхәммәдиев. Урман яисә чәчәккә күмелеп утырган болын буйлап ашыкмыйча гына үтегез. Ботаника Күмелеп яту к. сөйл. күмелеп утыру. [Хөппеҗиһан], боегып, аһ-зарга күмелеп ята. Г.Мөхәммәтшин |