КҮМГӘКЛӘНҮ ф. диал. Салкыннан, бәрелүдән һ.б.ш.лардан күк төскә керү. Төнлеге ачык тирмәнең уртасында --- бер ир-ат чалкан ята, сары йөзендә канлы яра эзләре, күз төпләре күмгәкләнеп шешкән, күлмәк изүләре аерылган – бөтен кыяфәте аның күптән түгел генә кыйналып ташлануы хакында сөйли иде. Т.Әйди Күмгәкләнә башлау Аз гына күмгәкләнү. Ихтыяр, аның шешенке күз кабакларына, күмгәкләнә башлаган йөзенә --- карап, беркавым тын торды. Р.Вәлиев Күмгәкләнеп бетү Бөтенләй күмгәкләнү Күмгәкләнеп чыгу Тулысынча һәм тиз арада күмгәкләнү |