КҮМӘЧЧЕ и. Икмәк, күмәч пешерүче яки шуның белән сату итүче. Бохара әмире ишеткән икән: иң тәмле күмәчне Сәмәрканд ханының күмәччесе пешерә икән. М.Мәһдиев. Фёдор Алексеевич унбер яшеннән күмәчче ярдәмчесе булган. Ш.Рәкыйпов. Доктор бәй, Дөлдөл өчен борчылмагыз. Шулай ук күмәччедән акча да алып калырмын. Р.-Н.Гүнтәкин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә