КҮМӘЧ и. 1) Май, йомырка, шикәр һ.б.ш.ларны кушып әзерләнгән камырдан пешерелә торган ашамлык. Ул кай вакытлар мич ягып күмәч сала, кыстыбый пешерә --- иде. Г.Исхакый. Без станция ларёгыннан әле генә сатып алган бер тәбикмәк, черек бәрәңге күмәчен ашап утырабыз. М.Мәһдиев. Ятимне кызганалар, бер йорттан да буш чыгармыйлар диярлек, муенына асылган чүпрәк букчасына алабута күмәче, көлчә, бәрәңге, хәллерәкләре берәр күкәй дә сала иде. Р.Айзатуллин

2) сөйл. Ак оннан пешерелгән икмәк, ипи. Тукта, моңар карап торырга ярамас, ичмасам, ак оннан бераз күмәч кабартып куйыйм ---. Г.Исхакый. Тегермәнче Зәки кызы! Бодай оныннан пешерелгән күмәчне сыер теле хәтле кисеп, каймакка мана-мана умырадыр әле. Ф.Яруллин. Безне --- ак күмәч, --- пыяла савытка салынган тоз белән --- каршы алалар да җырлаталар, биетәләр. М.Мәһдиев

Күмәче көлгә төшү 1) Төшенкелеккә бирелеп, күңелсезләнеп, боегып йөрү; 2) Ялганы тотылып, уңайсыз хәлдә калу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә