КҮМӘКЛЕК и. 1. Бергәлек, күмәк эш итү (хезмәттә, көнкүрештә, ялда һ.б.). Күмәклектә – хәрәкәт, күпчелектә бәрәкәт бар... А.Тимергалин

2. с. мәгъ. иск. лингв. Бер төрдән булган предметлар өчен уртак булган; уртаклык (исем). Исемнәр ялгызлык һәм уртаклык (күмәклек) дигән ике төркемгә бүленәләр ---. Татар грамматикасы. Исемдә предметлык мәгънәсе үз эченә күп төрле төшенчәләрне туплый: --- ялгызлык һәм уртаклык (күмәклек) исемнәр була. Татар теле морфологиясе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә