КҮМӘКЛӘШҮ ф. 1) Бергә туплану, берләшү; бер оешкан төркем (коллектив) хасил итү. [Бал кортлары], көтүләре белән бергәләшеп, җиң сызганып, күмәкләшеп эшкә ашыгалар. А.Алиш

2) Колхозларга берләшү (вак крестьян хуҗалыклары тур.)

Күмәкләшә башлау Күмәкләшергә тотыну

Күмәкләшеп бетү Тулысынча, бөтенләй, тәмам күмәкләшү

Күмәкләшеп кую Тиз арада күмәкләшкән хәлгә килү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә