КҮМӘКЛӘШТЕРҮ ф. 1) Бергә туплау, берләштерү, күмәк итү. Аннан [балалар] кошчыкларны бүлешеп алдылар. --- Кошчыкларга ялгыз-ялгыз күңелсез иде. – Әйдәгез, күмәкләштерәбез, – диде Фәрит. Г.Гобәй 2) Вак крестьян хуҗалыкларын колхозларга берләштерү. Илебезне индустрияләштерү, шулай ук авыл хуҗалыгын күмәкләштерү нигезендә яңабаштан кору эшендә химия промышленносте зур урын тота. Ш.Камал Күмәкләштерә башлау Күмәкләштерергә керешү Күмәкләштереп бетерү Тулысынча, ахыргача күмәкләштерү; күмәкләшкән хәлгә китерү Күмәкләштереп чыгу Булган берсен күмәкләштерү |