КҮМӘКЛӘШЕП рәв. к. күмәкләп. Ялтырап торган калай түбәле йортларда яшәүче ике як күршесе, үз бакчаларын сукалаганда, карчыкныкын да әйләндереп ташлыйлар, күмәкләшеп, бәрәңгесен дә утыртып бирәләр. С.Шәмси. Күмәкләшеп ашаганнан соң, Хәния өстәл өстен җыештырырга кереште ---. Н.Хәсәнов. Дусларым, әйдәгез, бертавыштан, күмәкләшеп кабатлагыз әле минем арттан. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә