КҮМӘКЛӘП рәв. Бергәләп, бергә тупланып. Константин Никифоровичның бар теләге үз тирәсенә батыр кешеләр туплап, тоткыннарның күмәкләп лагерьдан качуын оештыру икән. Ә.Галиев. – Ярдәмнән ташламаслар. Ул яктан икеләнәсе юк, – ди Беслан ышаныч белән. – Бездә андый эшләр күмәкләп башкарыла... Ә.Моталлапов. Ә бездә --- меңләгән халык стадионга җыела иде дә күмәкләп җырлый иде. А.Мифтахетдинов |