КҮМӘК с. 1. 1) Берләштерелгән. Атларны күмәк хуҗалыкларга талап ала торган вакытларда кайтып төшә Баһау. Г.Ахунов. Замана егете буларак, аны башта шофёр булу кызыксындыра, күмәк хуҗалык рәисе Тәлха Сәйдәшевкә бу турыда һич икенләнмичә әйтә. Ф.Галимуллин. «Кешеләрне батраклыкка ялладың» дип сүгә күмәк хуҗалык рәисе. Н.Гыйматдинова

2) Күп кешеләр белән бергәләшеп башкарыла, үтәлә торган. Яшьләрнең күмәк кул чабуы астында кулыннан таягын ычкындырмаган Байтирәк абзый чүгә-чүгә бии ---. Р.Мөхәммәдиев. Бу такмаклар аңа ошады, күңеле күтәрелеп китте, тик ул, күмәк биюдән кызып, Шкулин берәр юләрлек эшләмәсен дип шикләнде. А.Мифтахетдинов. Күмәк җырның кайтавазы магистраль буйлап очты, сопкадан сопкага сугылды. С.Шәрипов

3) Күпсанлы, күп. Күмәк хезмәтчеләр [бал кортлары] барысы да тәрәзгә ташлана. А.Алиш

4) Күп кеше өчен бер, уртак. Ялгыз калса, сүгенә дә, кычкыра да алмас, күмәк бердәмлекнең нинди көч икәнен аңласын әле... М.Галиев. Каминга каршы яктагы диварга зур рам – Гомәр Бәширов, Нәкый Исәнбәт, Нәби Дәүли, Нури Арслановның күмәк портреты эленгән. М.Маликова. Чабак елгасы ярындагы авылларда гына түгел, бөтен күрше-тирә районнарда да беренче күмәк бакча – колхоз бакчасы була бу. Г.Мөхәммәтшин

5) Бер колллектив өчен кабул ителгән; җитәкчелек һәм хезмәткәрләр арасында төзелгән. [Фазлый:] Эш хакын арттыру мәсьәләсе күмәк договорларны яңарту мәсьәләсенә бәйләнгән икәнлеге профсоюз членына мәгълүм булырга тиеш. Ш.Камал

2. рәв. мәгъ. Бергәләп, бергәләшеп; күмәкләп. Мәктәптә җыр дәресе атнага бер керә иде, --- укытучы апа --- күмәк җырлата иде. М.Мәһдиев. Да-да, сез хаклы бу очракта, марш булгач, ул бит күмәк башкарылырга тиеш. Р.Мөхәммәдиев. --- Хатим Миннебаеч --- уртага чыкты һәм күмәк кул чабулар астында Зиләнең ике бит очыннан үбеп алырга да онытмады. М.Галиев

3. хәб. сүз функ. Күп, күбәү. Алар – күмәк. Мин әле яңа гына килгән берәү булганга күрә, сүзне озынга җибәрергә курыктым. М.Гафури. Күбәләкләр күмәкләр. Бигрәк шаян кунаклар. Н.Исәнбәт

4. и. мәгъ. сөйл. Нинди дә булса максат белән оешкан кешеләр төркеме, коллектив. Шул күмәктә яңа карашлы, яңа уйлы кешеләр туалар. М.Җәлил



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә