КҮМӘ и. диал. этн. Кечкенә балаларны йөртү өчен өсте каплаулы, ике көпчәкле, агачтан ясалган бәләкәй арба. Арба артларына күмәләр таккан уракчылар безне узып китәләр иде. С.Җәләл. Менә юлсыз-нисез җирдән, күмәсен тартып, бер яшь хатын чаба. Күмәсендә ике улы утырган. Т.Нәбиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә