КҮЛМӘК-ЫШТАНЛЫК и. Күлмәк һәм ыштан тегү өчен тукыма, материал яки шуны алырлык акча. Минем сүзем ялган чыкмасын инде, карт, син күлмәк-ыштанлык алып кайт. Г.Исхакый. Бу көннәрдә күкәй сатып, күлмәк-ыштанлыкка гына булса да акча ясап йөргән --- Хәләфчик --- сөекле дустының кулына узган елгы апрель санын тоттырырга өлгергән иде. Х.Ибраһим |