КҮЛМӘК-ЫШТАН җый. и. Киемнең һәр төре, күлмәкләр һәм ыштаннар. Сәмигулла, чиста күлмәк-ыштаннарын култык астына кыстырып, мунчага китәргә торганда, аларга күршесе Хөрмәтулла карт килеп керде. Ф.Яруллин. Хатын-кыз бит сиңа ашарга пешерә, күлмәк-ыштаныңны юа. М.Мәһдиев. Дәү әнисеннән курчакларына күлмәк-ыштаннар тектереп, шулар белән мәш килеп уйнап йөргән Газизәгә дә инде биш яшь тулды. Х.Ибраһим |