КҮЛМӘКЧӘН рәв. Өске кием киеп тормыйча, күлмәк кигән килеш кенә. Тыштан күлмәкчән генә кергән Галияне Җәмилә борчулы сүзләр белән каршы алды ---. Т.Таһиров. Кулындагы камчысы белән, акрын гына иттереп, Рәвил Ярулланың күлмәкчән аркасына шаяртып суккан ---. З.Зәйнуллин. Тик ул бүлмәгә кергәндә, карт галим күлмәкчән генә физик күнегүләр эшләп ята иде. А.Вергазов |