КҮЛМӘКЛЕК и. 1. Күлмәк тегәргә яраклы тукыма; күлмәк тегү өчен билгеләнгән тукыма, материал. Ул Һаҗәр апасына күлмәклек, әтисенә җылы свитер сатып алган иде. Н.Хәсәнов. Карт җиңгәчәсенә ул яшел сатин күлмәклек белән ак батист яулык бирде ---. Ә.Еники. «Әминә апакаем, менә сиңа нәни генә бүләк», – дип, Минзукның хатынына күлмәклек төртеп маташа. Р.Зәйдулла

2. с. мәгъ. 1) Күлмәк тегү өчен билгәләнгән, күлмәк тегәргә яраклы; күлмәккә җитәрлек. Кыз --- яңадан бер күлмәклек ситса ала да, исәнләшеп, чыгып китә бу. Әкият. Күлмәклек ситсыга мохтаҗ студентларның исемлеге төзелгән. Җ.Фәйзи. Ялгызлыгына карамастан, утыз ел буе тырыш хезмәт итүен искә алып, каравылчы Зиятдинованы бер күлмәклек штапель белән бүләклим. М.Мәһдиев

2) Күлмәк тегәр өчен тукыма, материал сатып алырлык. Әтисе аның, может, чыннан да военкомдыр. Бер күлмәклек кенә акча юнәтер. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә