КҮЛМӘК и. Эчке һәм тышкы кием буларак кулланыла торган, юка тукымадан тегелгән әйбер; ирләр өчен ул өске өлештән генә гыйбарәт булса, хатын-кызларныкына итәк тә өстәлә. Илгизәр галстук астындагы күлмәк төймәсен ычкындырды. Н.Хәсәнов. Анда ---- хатын-кыз тасвирланган иде. Ул ике кулын баш астына салган да, йөзен тамашачыга борып, чалкан яткан, ефәк күлмәге нәфис тәненә сыланып тора. М.Маликова. Ишектә күлмәген чалбары эченә тыгарга да өлгермәгән килеш Назыйм күренде. Р.Айзатуллин

2) диал. Ана карынындагы баланың тышчасы

Күлмәк белән туган к. күлмәктә туган. Ярый әле үзе исән калган. Күлмәк белән туган икән... Җ.Дәрзаман. Күлмәккә сыймау Ачу, үпкә һ.б.ш. хисләрдән бик нык борчылу, үрсәләнү. Төннең кап-кара сыңар күзенә охшаган күл «Нишләп йөрисең?» дигән сыман сәерсенеп карый, ә ул ачуыннан өрелеп тулган, күлмәгенә сыймый иде. Н.Гыйматдинова. Сөенече күлмәгенә сыймыйдыр шул, кыз сораган иде бит. М.Маликова. Күлмәккә сыя алмау к. күлмәккә сыймау. Мохтар һаман да күлмәгенә сыя алмыйча алга баруында булды. Ф.Галиев. Күлмәктә туган Эше уңа торган, бәхетле кеше турында әйтелә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә