КҮЛЕМ и. диал. 1. Көндезге ял (кыр эшләрендә). Энекәш, энем урынына – апай, әнине – инәй, ярчыкны – ярпылчык, ипине – әпи, әбәтне күлем дип әйтү һәм башкалар игътибарны җәлеп итә, колакны иркәли. Ф.Галимуллин

2) Кыр эшләренең кайсы да булса төрен башкарганда бүлеп алынган җир мәйданы; кишәрлек. [Мостафа:] Безгә бүген шушы күлемне [урып] бетерергә кирәк. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә