КҮЛДӘВЕК и. Кар эрегәннән яки яңгыр яуганнан соң җыелып калган су. Бака тагын кычкырып куйды. Ул капка янындагы күлдәвек читендә моңаеп утыра. М.Юныс. Анда-санда, төрле зурлыктагы көзге ватыкларына охшап, күлдәвекләр ялтырый. Р.Вәлиев. Инде капка асларыннан чыгып, чишмәдән агып төшкән су күлдәвегендә быкырдашкан каз-үрдәк авазлары ишетелгәләде. Ә.Гаффар |