КҮЛӘМЛЕ с. 1) Билгеле күләмдәге. Моның өчен, әйткәнемчә, миналарның көчлесе һәм бәләкәй күләмлесе кирәк. Ш.Рәкыйпов. Сарьян --- рецензия-тәкъдимнәр, кечерәк күләмле мәкаләләр язуга күчте. Л.Хәмидуллин. 1946–1947 елларда мин «Моңлы җыр тавышы» --- исемле зур күләмле сәхнә әсәре яздым ---. И.Юзеев 2) Күләме, микъдары зур булган. Шушы күләмле биш әсәрнең нәкъ өчесе, бәхеткә, бүгенге авылның бүгенге кешеләре турында булып чыкты. Х.Сарьян. Юл төенчекләре күләмле күренсә дә, авырга охшамаган: җилтерәтеп күтәреп киләләр. Ә.Моталлапов |