КҮЛӘМ и. 1) Нәрсәнең дә булса куб берәмлекләр белән үлчәнә торган зурлыгы. Табигатьтәге төрле күренешләрнең нәкъ әнә шул кәкре сызыкларга буйсынган булуы ачыклана: --- газ күләменең басымга бәйлелеге гипербола белән билгеләнә ---. Җ.Тәрҗеман. Турыпочмаклар белән сызылган цилиндрларның күләмнәре суммасы АВ дугасы белән сызылган күләмгә якынча гына тигез була. Югары математика нигезләре. --- Вавилон, Һиндстан һәм Кытай халыклары да каналлар үткәргәннәр, зур-зур биналар төзегәннәр, төрле савытларның күләмен билгеләгәннәр ---. Фән һәм тел 2) Нәрсәнең дә булса гомуми зурлыгы. Ул китап, күләме белән тәнкыйть күзенә чалыныр дәрәҗәдә булмаса да, --- үзенчәлекле бер яшь каләм борын төрткәнен хәбәр итте. Х.Сарьян. Ул диңгезләр үзләре дә соңыннан һәм күләмнәре, һәм формалары ягыннан кат-кат үзгәрешләргә дучар булганнар. А.Муранов 3) Нәрсәнең дә булса гомуми микъдары. Әгәр дә бу эшне Бакый ага теләгәнчә һәм бик озакка сузмыйча башкарып чыга алсалар, бу хезмәттә катнашкан һәрбер кеше бер айлык хезмәт хакы күләмендә премия алачакларын да әйтергә онытмадым. Г.Галиева. Алимент күләмен арттыруны сорап судка бирермен. Ә.Моталлапов. Кайбер урыннарда явым-төшемнең күләме ел әйләнәсендә 100–120 мм дан артмый. Ботаника 4) Берәр төрле күренеш, эшчәнлек һ.б.ш.ның җәелү дәрәҗәсе, колачы, масштабы. Октябрьдан соң --- киң күләмдә халык әдәбиятына да --- иркенләп үсәргә юл ачылды. М.Җәлил. Фронт штабы киң күләмдә һөҗүм башлау планын төзеде. Ш.Усманов // Нәрсәнең дә булса сферасы. Аеруча мөһим чаралар тоташ факультет күләмендә үткәрелә иде. Ф.Миңнегулова. Ә Мостай ага Кәрим – шуның өстенә дәүләт эшлеклесе дә, илебез күләмендә башкарылган барлык изге эшләрнең үзәгендә торучы ил агасы да... И.Юзеев. Ул бөтен галәм күләмендә иң бөек казаныш --- булыр иде! Ф.Латыйфи |