КҮЛӘГӘЛЕ с. 1) Күләгә төшкән, күләгәләнеп торган; кояшның туры нурларыннан ышыкланган. --- аларның йорты күләгәле якта иде. Р.Вәлиев. Иркен иген кырлары, хозур күләгәле бакчалары, матур-матур утарлары белән күз явын ала торган үзәннәре дә бар лабаса бу җир йөзенең. Т.Әйди. Кояшлы ачык урында үсә торган үсемлекләр күләгәле урманда очрамый. Ботаника

2) күч. Тулы булмаган, начар, тискәре, кимчелекле. Бу колхозның --- аеруча кырчылык тармагы буенча эчпошыргыч күләгәле яклары бар иде. М.Шабай. Аннары минем үткән тормыш юлым да... шактый ук күләгәле. М.Хәсәнов. Хыялга ашмаслык күләгәле бәхетем артыннан йөгерәм дә йөгерәм мин... Х.Ибраһим

3) күч. Борчулы, тынычсыз, хафалы. Мин шуны сизәм: бу бәхетле минутлар артында аңлаешсыз күләгәле көннәр ята төсле. А.Вергазов

4) күч. Яшерен. Дүрт ел эчендә аның дошман дигәне дә күңелнең күләгәле бер почмагына кереп урнашкан була бит. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә