КҮЛӘГӘЛӘ’Ү ф. 1) Күләгә барлыкка китерү, күләгә ясау; нәрсә белән дә булса ышыклау, каплау. Баш өстендә алтын зонтик күләгәли. Г.Тукай. Һәр яңа көн туды исә, чалт аяз күктә сарык тиресе хәтле генә бер болыт кояш турысына тап килә дә бөтен Тау ягын күләгәли. Ә.Баян. Урамда җылы, якты, тик бу икәүнең күңеленә кереп оялаган шомлы караңгылык дөнья ямен күләгәләгән иде. М.Маликова 2) күч. сөйл. Начар итү, начар итеп күрсәтү; таплау, пычрату Күләгәләп тору Күләгә хасил иткән хәлдә булу. Учарланып үскән карама агачы, безне кояшка пешермичә, өстебездә күләгәләп тора. Ф.Хөсни. --- зур-зур агачларның --- ботаклары --- безнең юлыбызны күләгәләп --- торган --- койманы үткәндә, без тын гына, сөйләшми генә бардык. Ф.Әмирхан Күләгәли төшү Бераз, беркадәр күләгәләү |